Хокук сагында – 100 ел

14.11.2017 08:24 | Шәһәр һәм без Печать

Хокук сагында – 100 ел
Түбән Камада Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне һәм Совет милициясенең 100 еллыгы уңаеннан зур бәйрәм узды.
Тантаналы чара алдыннан, полиция хезмәткәрләре бурычларын үтәгәндә һәлак булган хезмәттәшләрен хөрмәтләп искә алды, идарә янындагы һәйкәлгә чәчәкләр салды. Бирегә шулай ук һәлак булганнарның якыннары һәм ветераннар килгән иде. 
Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама идарәсе начальнигы Роберт Хөснетдинов, шәхси составны һәм ветераннарны һөнәри бәйрәм белән котлап, яхшы хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде, ныклы сәламәтлек һәм гаилә иминлеге теләде.  
Бәйрәм уңаеннан уздырылган концертта  иң яхшы хезмәткәрләргә ТР эчке эшләр министры  Артем Хохорин һәм Түбән Кама эчке эшләр идарәсе исеменнән бүләкләр тапшырылды. Хезмәткәрләр һәм ветераннар тарафыннан оештырылган чыгышларны тамашачылар яратып кабул итте. 
Түбән Кама эчке эшләр идарәсе 
матбугат хезмәте.
 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить