Вәкил булып йөргәндә

10.11.2017 14:16 | Кич утырганда Печать

Вәкил булып йөргәндә
Безне  – мине, Хәсән Абдулыч һәм Зариф Әкрәмыч дигән иптәшләрне, язгы чәчүнең торышы һәм барышы белән танышыга дип, Татарстанның бер районына вәкил итеп  җибәрделәр. Нинди ярдәм кирәк, нинди сораулары бар – барысын да җентекләп ачыклагыз, диделәр.
Колхоз җитәкчесе безне бик җылы каршы алды һәм бер әбигә урнаштырды да:
 – Әби җаным, бу егетләрне яхшылап сый-хөрмәт итеп чыгар. Бик срочный эшем бар иде. Соңыннан күрешербез, – дип чыгып та чапты.
– Әйдәгез, балалар, керегез, түрдән узыгыз. Самавырым куелган, кайнап утыра. Әнә тавыклар күтеннән яңа гына төшкән күкәйләр, эп-эсбиҗи, хәзер самавырга салып пешерәбез, – диде дә, инде күптән юылмаган, мал-туар арасында йөрүдән пычранып беткән халат итәген күтәреп, йомыркаларны әштер-өштер сөрткәләде, аларны кайнап торган самовар капкачын ачып, шунда бер-бер артлы тезеп чыкты һәм капкачын ябып та куйды. Без аптырашып, бер-беребезгә карашып куйдык.
– Оланнар, хәзер пешеп чыга, чәен дә эчәрбез, – дип, әби өстәл җыештыра башлады.
Өй тулы чебен, өстәл өстендә ике мәче баласы уйнап утыра, шунда ук бер тавык нәрсәдер чукый, ә почмактагы сәке өстендә эт баласы белән, дуңгыз баласы бер-берсеннән нәрсәдер тартып алырга тырышалар.
– Көш-көш, перәс, барыгыз, чыгып торыгыз, – дип үз-үзенә сөйләнеп, өстәл өстендәге тавык, песи, чебеннәрне куа-куа, шул ук күптән юылмаган халат итәге белән өстәлне сөртте, идәнгә төшкән пычакны да күтәреп шул халатына ышкыды, аннары чебенннәр сырып алган ипине кисә башлады.
– Әби җаным, авылның бар чебене сезгә тулган түгелме? Әзрәк чарасын күрергә кирәк бит инде, – диде Зариф Әкрәмыч.
– Әй балалар, аларны да тегеннән дә, моннан да куалар бит. 
Барысы да куып чыгаргач, кая барсыннар, мескеннәр, миңа керәләр инде, – дип зарланып алды әби.
Бу тамашаны күргәннән соң, бездә ашау-эчү кайгысы калмады, әлбәттә. Кызганычка каршы, дигәндәй, кесәдәге мөртәт аракы гына ач тамакны котыртып-кы-тыклап тора. Ни эшләтәсең?!
– Әби җаным, без ашап-эчеп тормыйбыз инде, тамагыбыз тук икән. Безгә стаканнар гына кирәк булыр, менә шушы шешәдән тамак чылатып алыр идек, – дидем мин.
– Хәзер, балалар, хәзер, самавыр кайнаган югыйсә, күкәйләр дә пешкән, ашап-эчеп, туеп чыгып китәр идегез, – диде дә әби, өч стакан алып, шул ук халат итәгенә лач итеп төкерде һәм аларның эчләрен сөртә башлады.
– Әби җаным, булды-булды, бу хәтле үк кирәкмәс иде. Рәхмәт, сыйлаганнан да артыграк булды бу, – диештек без, карашларыбызны читкә алып.
– И балалар, нәрсә булды инде бу. Ни ашамадыгыз, ни эчмәдегез. Үземчә сый-хөрмәт күрсәтмәкче идем, – диде әби.
Ә без ничек тә чыгып таю ягын карадык һәм кесәдәге теге шешә дә бүтән борчымады. 
Мулланур СӨЛӘЙМАНОВ.
Фото fancot.livejournal.com сайтыннан алынды.

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить