Ә мин бәлеш яратам...

10.11.2017 14:12 | Кич утырганда Печать

Кайбер табибларның аерым туклану режимы турында сөйләгәннәрен ишетми калган кешеләр сирәктер. Әйе, бәлки ул диета кайчак вакытлыча булыша да торгандыр. Ләкин гасырлар буена итле бәлеш ашаган халыкка бу сәер тоела. 
Мин, мәсәлән, итле-бәрәңгеле бәлешнең тәмен бала чагымнан ук хәтерлим. Мичтән чыгаргач, аның капкачындагы бөкесен ачып, пешеп җитүен тикшерәләр. Шуннан соң, гадәттә, бәлеш мичкә кире куелмый. Чөнки пешерүче өйгә таралган тәмле исеннән аның пешкәнен белеп, интуитив рәвештә мичтән чыгара. Әйе, андый көннәрдә бүлмәләргә генә түгел, бөтен подъездга искиткеч тәмле ис тарала.
Бәлеш чыкканнан соң, аның өсте ачылып, бер читкә куела. Алга китеп булса да әйтеп үтәсем килә: икенче көнне бәрәңге һәм ит кисәкчекләре ябышкан әлеге капкачны иртәнге чәйне эчкәндә «кетердәтеп» куя идек. Аннары бәлешне тәлинкәләргә салып бирәләр: аннан пар, тәмле ис чыгып тора. Тәлинкә читенә бәлешнең кырые – камырының табадан калкып торган өлеше кисеп куела. Шунысын да билгеләп үтәсем килә: бәлеш ашаганда кайвакытта хәтта хуҗабикәне мактарга да вакыт булмый, чөнки ул шул чаклы тәмле, телеңне «йоттыра» (бер-ике сүз әйтерлек тә вакыт әрәм итәсе килми). Тәлинкәләрнең төбе ялт иткәннән соң, бәлешнең төбен кисәкләргә бүлеп тараталар. Ул исә тагын да тәмлерәк исләр тарата, аның тәмен әйтеп-аңлатып бетереп булмый – ул кисәкне авыз итеп карарга кирәк. 
Гафу итегез, бәлки шундый бәлешләр ашап үскәнгәдер, мин үзем ул «раздельное питание»ны бик өнәп бетермим. Диета дип, милли ашыбыздан мәхрүм калып булмый бит инде. «Чананың – түре, бәлешнең төбе яхшы» – дигән безнең бабаларыбыз әбиләребезне мактап элек-электән. Ә халык сүзе хак була. Вәт шулай.  
Васил КАМАЛОВ.

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить