«Эшемне әле дә сагынам»

10.11.2017 13:22 | Шәһәр һәм без Печать

«Эшемне әле дә сагынам»
Түбән Камада Әминә Гыйлаҗеваны белүчеләр шактый. Гаҗәп тә түгел, паспорт өстәлендә эшләү дәверендә, йөзгә-йөз очрашып, күпме кешегә паспорт тапшыра ул! Ә ветераннар Советында эшләгән чагында күпме кеше белән таныша.
Әминә апа Түбән Камага 1966 елда килә. Башта бер елга якын халык судында (нарсуд), аннары эчке эшләр идарәсендә бухгалтер булып эшли. Паспорт өстәлендә 1970 елда эшли башлый, күп тә үтми, аның җитәкчесе итеп билгеләнә. 
– Ул вакытта паспортыӊ булмаса, беркая бара алмыйсыӊ. Авыл кешеләренә бигрәк тә авыр булды. Аларны колхоздан җибәрергә теләмәделәр. Шәһәр төзелеше башлангач кына хәлләр җиӊеләйде, чөнки эшче куллар кирәк булды, – дип искә ала Әминә апа. – Әмма кайберләре хәйләли дә иде: паспорты кулына кергәч, читкә китеп бара. 
Бүлек башта Студентлар урамында урнаша. 70нче еллар башында биредә нибары биш кеше эшли.  Дөрес, аннары төрле предприятиеләрдән кеше бирә башлыйлар: алар документлар җыеп китерә. 1975 елда паспорт-теркәү бүлеге Яшьлек урамындагы эчке эшләр идарәсе бинасына күчә. Беренче катта – айныткыч, икенче катта – паспорт өстәле. Керү урыны аерым. Штаттагы кеше саны уникегә җитә. Әмма бу да аз: чират урамга чыгып сузылган көннәр еш була. 
– Эш, чыннан да, күп булды. 16 яшь тулучыларга да, өйләнешүчеләргә дә, башка сәбәп белән дә  көненә 300-400 паспорт тапшыра идек. Ике меӊгә якын гариза, төрле документлар кабул итә идек, – ди Әминә апа. – Ул вакытта бүлектә бер генә язу машинкасы бар. Шуӊа күрә эшкә кабул иткәндә, язуга да карыйбыз – паспортны матур язып тутыру кирәк бит.
Ә менә чит илгә чыгучылар аз булган: елына алты-җиде кеше генә чикне үтү бәхетенә ирешкән. Мәсәлән, бер гаилә туганнары янына Чехословакиягә барып-кайтып йөри. Германиягә баручылар була. Чит илдән дә шуныӊ кадәр генә кеше килә. Болары –  предприятие төзелешенә җәлеп ителгән чит ил белгечләреннән кала, билгеле. 
Паспорт хезмәте шулай ук алимент түләмәүчеләрне эзләү белән дә шөгыльләнә. Аерылышучылар ул вакытта да җитәрлек булган. 160ар «дело» ачылган вакытлар була, хезмәткәрләр төрле оешмаларга мөрәҗәгать итә. Паспорт өстәле хезмәткәрләре элемтәләре өзелгән туганнарга бер-берсен табарга ярдәм итә. 
Торак булгач, прописка да кирәк. Әмма бу мөмкинлектән файдаланып калырга теләп, алдашучылар да була. Мәсәлән, квартирга яки тулай торак бүлмәсенә «прописка»га кереп, кая да булса китеп баралар. Бу күренеш проблема тудыра: эшкә кешеләр килә, ә яшәргә урыннар юк. 
– Кая ул эш сәгатебез бетте дип кайтып китү! Төнгә калып эшләгән чаклар күп булды. Шулай да кызык иде. 23 ел буена күз алдыннан күпме кеше язмышы үтте. Шуӊа да эшемне әле дә сагынам, – ди Әминә апа.
Пенсиягә чыккач, тынгы белмәгән хатынга эш табыла. Аӊа ветераннар Советын оештырырга тәкъдим итәләр. Тагын көне буе документлар белән утырулар, эзләнүләр, пенсиягә чыгарга тиешле кешеләр белән аралашу... Эчке эшләр идарәсе музеен оештырып йөрүчеләрнең берсе дә ул була. 
– Авыр, әлбәттә, әмма кызыклы. Кабинетлардагы экспонат булырлык әйберләрне җыйдык, элекке хезмәткәрләр белән эш алып бардым. Кайчандыр эшләп киткән кешеләр исемнәрен, кайбер фактларны төнлә уятып сораган вакытлары булды: барысын да яттан белә идем, – дип елмая Әминә апа. 
Ул 85 яшенә кадәр эшли. Инде менә ике ел – лаеклы ялда. Әмма ял дигәне сүздә генә: Каенлыда яшәгән сеӊлесе янына барып кайтасы, авыру әбиләрне кайгыртасы бар – картаерга вакыты юк аныӊ. 
– Урамда мине еш кына таныйлар, исәнләшәләр. Бер бәйрәмнән дә калдырганнары юк: Өлкәннәр көне, Бөек Җиӊү бәйрәме, Халыкара хатын-кызлар көне дисеңме –  һәрвакыт шалтыратып, котлап, концертларга чакырып торалар. Рәхмәт аларга, – ди Әминә апа хезмәтенә күрә хөрмәткә дә ия булуына шатланып. 
Лилия 
ЗАҺРЕТДИНОВА.
 
 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить