Бәйрәм белән!

10.11.2017 10:58 | Котлыйбыз Печать

Хөрмәтле Түбән Кама эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре, ветераннары һәм хокук саклау органнарында эшләүчеләр!
Сезне – көндәлек эшчәнлекләре барлык Түбән Кама районында яшәүчеләрнең иминлеген тәэмин итүгә бәйле үз-үзләрен аямаучы көчле кешеләрне – һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!
Сезнең бәйрәм – башкаларныкыннан  аерылып торучы үзенчәлекле көн. Бу – батырлар һәм курку белмәүчеләр, җәмәгать тәртибен саклауда һәм гражданнарның иминлеген тәэмин итүдә башкаларның җилкәләре артына качып калмыйча, беренче чакыруда ук ярдәмгә ашыгучылар, гражданлык  бурычларын куркып түгел, ә  намус   белән башкаручылар көне.
Туплаган бай тормыш тәҗрибәләрен һәм һөнәри осталыкларын яшьләр белән теләп уртаклашучы, аларга патриотик тәрбия бирүдә актив катнашучы, югары әхлакый чыныгу алган кешеләргә – эчке эшләр органнары ветераннарына аерым рәхмәт сүзләре җиткерәм.
Түбән Кама муниципаль районы  полиция хезмәткәрләренең алга таба да безнең территориядә яшәүчеләрнең тынычлыгын һәм җәмәгать тәртибен намус белән саклаячакларына, хокук бозуларга кашы көрәшләрен дәвам итәчәкләренә ышанам.
Сезгә бәхет, ныклы сәламәтлек, йортларыгызда иминлек һәм уңайлыклар, эшегездә уңышлар, якыннарыгызның сезне аңлап, авыр хезмәтегездәге кыенлыкларны уртаклашырга әзер торуларын телим.
Айдар МЕТШИН,
Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, 
шәһәр мэры.

Еще в этой категории: « Котлыйбыз!

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить