2018 елда христианнарның дини бәйрәм көннәре:

12.01.2018 11:25 | Карендәш Печать

7 гыйнвар – Рождество. Ходаебыз Иисус Христос туган көн.
14 гыйнвар  – Ходаебыз Иисус Христос киселгән көн.
19 гыйнвар – Качману (Крещение). Ходаебыз Иисус Христос чумылган көн.
15 февраль – Сретение. Ходаебыз Иисус Христосны тугачтын кырыгынчы көнне келәү өендә каршы алган көн.
18 февраль – Пручти. Кичерешү көне.
1 апрель – Бәрмәнчек. Ходаебыз Иисус Христосның зурлык белән Иерусалимга кергән көне.
7 апрель – Благовещение. Изге Кыз Марияга пәрештә изге хәбәр әйткән көн.
8 апрель – Пасха. Олы көн. Ходаебыз Иисус Христос үлгәннән терелеп торган көн.
17 май – Вознесение. Ходаебыз Иисус Христос күккә күтәрелгән көн.
22 май – Язгы Микула. Кодрәтләр кылучы Изге Николайның тәнен Бар каласына күчергән көн.
27 май – Тройсын. Апостолларга Святый Тын иңгән көн.
28 май – Святый Тын көне (Духов день).
7 июль – Чумылдыручы Изге Иоанн пагамбәр туган көн.
9 июль – Тихвин иконасын зурлау көне.
12 июль – Питрау. Изге апостоллар Петр белән Павелны искә алган көн.
21 июль – Казанский. Изге Марияның Казан каласында төсе табылган көн.
2 август – Элҗен. Илья пагамбәрне искә алу көне.
9 август – Савыктыручы Изге Пантелеймонны искә алу көне.
14 август – Беренче Спас. Ару Качны халыкка чыгарган көн.
19 август – Урта Спас. Иисус Христос яктырылган көн.
28 август – Изге Кыз Мария бу дөньядан күчкән көн.
29 август – Өченче Спас. Ходайның кодрәт белән тө-шерелгән төсен Константинополь каласына күчергән көн.
11 сентябрь – Чумылдыручы Иоанн пагамбәрнең башы киселгән көн.
14 сентябрь – Симән көн. Изге Симеон Столпникны искә алу көне.
21 сентябрь – Изге Кыз Мария туган көн.
27 сентябрь – Иисус Христос кадакланган Ару Качны торгызган көн.
14 октябрь – Покрау. Изге Кыз Марияның бөркәве көне.
4 ноябрь – Көзге Казанский. Мәскәү каласын дошман халыклардан коткарган көн. Бердәмлек көне.
14 ноябрь – Көҗмә Демиян. Бушлай савыктыручылар Косьма һәм Дамианны искә алу көне.
21 ноябрь – Микайлу. Пәрештәләр башлыгы Архангел Михаилны искә алу көне.
4 декабрь – Изге Кыз Мария келәү өенә кергән көн.
19 декабрь – Кышкы Микула. Кодрәтләр кылучы изге Николайны искә алу көне.
 http://www.tuganaylar.ru/
 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить