МИЛЛИ ХӘЯТ

12.01.2018 09:07 | Кичә, бүген, иртәгә Печать

МИЛЛИ ХӘЯТ
2018 елда укытучылар Мирза Мәхмүтов исемендәге Дәүләт  премиясенә дәгъва кыла алачак. Ел да 100әр мең сум күләмендә ике премия тапшыру каралган. Россия Мәгариф академиясе (1993) һәм ТР Фәннәр академиясенең (1996) гамәли әгъзасы Мирза Мәхмүтов белән 1988 елда «Җидегән чишмә»дә булган очрашуны Түбән Кама укытучылары әле дә җылы искә алалар. Ул кичәдә кунакны 1958-1976 елларда Татарстан мәгариф министры булып эшләгән галим, СССР Мәгариф академиясе (1978) гамәли әгъзасы дип атыйлар. Балаларга туган телне өйрәтү һәм милли мәдәниятебезне саклау темасына барган әңгәмә кайнар диспутка әйләнә. Берләшкән Милләтләр Оешмасы вазыйфалары буенча чит илләрдә йөргән, Япония һәм Сирия телевидениесе аша инглиз, гарәп телләрендә чыгыш ясаган академик залдан килгән бик күп сорауларга җавап бирә, дәреслекләр әзерләү һәм белем бирү сыйфатына караган проблемаларны чишү буенча үз фикерен җиткерә.    
 
***    
Каюм Насыйри 1871 елның гыйнварында календарь төзи башлый һәм барлыгы 24 тапкыр чыгара. Әйтергә кирәк, татар календарьларын төзүчеләр ул гына булмый. Иң беренчесен 1841 елда Р.Әмирханов бастыра, 1891 елда Ш.Рәхмәтуллин белешмәле өстәл календаре төзергә алына һәм аны эшләүне ун ел дәвам итә. Ә шулай да, галимнәр татар календаренә нигез салучы итеп Каюм Насыйрины саныйлар, чөнки ул чирек гасыр дәвамында аларны периодик рәвештә чыгарып торган. Татар басмасына сорау зур булганга, Мәскәү, Уфа һәм башка шәһәрләргә дә тиз таралганнар. Эчтәлеге бик бай: фән һәм әдәбият яңалыклары, үләннәр белән дәвалау ысуллары, халык авыз иҗаты яктыртылган, ә сынамышлары бүген дә кулланышта. Тәрбияви темага «Китабы-әт-тәрбия», «Могайнетдин» хезмәтләрен өлешләп биреп бара. Каюм Насыйри әсәрләре, татар телендә чыгып килүче календарьлар милли китапханәдә тематик киштәгә тупланган.
 
***   
Гөлшат Зәйнашеваның 90 еллыгына «Шигъри минутлар» үткәреләчәк. Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә шагыйрә юбилеена багышланган күргәзмә эшли башлады. Иҗаты белән кызыксынучылар аның шигырьләрен дә тыңлый алачак. «Үткәннәрем бер җыр, бәет, барысы чагыла җырларымда...» дип язган ул «Үзем турында» шигырендә. Композиторлар лирик текстларын ярыша-ярыша көйгә салып тордылар. М.Мозаффаров белән иҗат ителгән «Менәргә иде Урал тауларына» җыры – Илһам Шакировны таныткан әсәрләрнең берсе. «Сәяхәтче җыры», «Кәркәле таулары биек», «Туган ягымда» җырлары күңел кылларын тибрәндерү көченә ия.    
Материалларны 
Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить