Котлыйбыз!

11.01.2018 10:01 | Котлыйбыз Печать

Котлыйбыз!
Түбән Кама районы Түбән Чаллы авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Шәңгәлче авылында гомер итүче кадерле әниебез, әбиебез Фәнирә Сәлим кызы  Әгълиуллинаның бүген 60 яшьлек юбилее.  
Кадерле әниебез, ихлас күңелдән котлыйбыз. Киң күңелле, сабыр холыклы, олы йөрәкле әниебезгә, әбиебезгә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, бик бәхетле яшәвен телибез.
Яшәү шатлыгы син безнең өчен,
Яхшылыгың белән үрнәк син.
Авыр чакта сиңа таянабыз,
Безнең өчен һәрчак кирәк син.
 
Ал син бездән тәбрик сүзен,
Шушы булсын бүләкләр.
Тыныч тормыш белән гел шат яшәү,
Озын гомер – безнең теләкләр.

Рәхмәт сиңа, әни, озак яшә,
Бәхет, шатлык белән гомер ит.
Чәчәкләргә кояш ничек кирәк,
Син дә безгә шулай кирәк бит.
Иң изге теләкләр белән, кызың Роза, киявең Марат, оныкларың Әлинә, Рәлинә һәм барлык туганнар кушыла.(333).

Еще в этой категории: « Котлыйбыз! Котлыйбыз! »

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить