Без бик дус яшәдек

11.01.2018 09:39 | Хатлар Печать

Әлеге хатны Пермь шәһәрендә яшәүче якташыбыз, мәгариф ветераны Зилә апа Хафизова язып җибәргән. Аның бу язмасында безнең төбәк авылларына кагылышлы истәлекләр шактый. Алар газета укучыларыбызга кызыклы булыр дип уйлыйбыз.
Халыклар дуслыгы, милләтләр дуслыгы, гомумән, үзара дус, тату яшәү турында уйлаганда, үземнең балачагымны искә төшерәм (бүгенге көндә мин бик өлкән яшьтә). Минем әбием Николай II чорында туып үскән. Бер җирдә дә укымаган булса да, тапкырлау таблицасын белә иде. Хәтере бик яхшы: ак сарыкның кайсы елны кысыр калганын, кара сарыкның кайсы елны ике бәрән китергәнен бик яхшы хәтерли, өч кадак майның, 5 пот онның ничә сум икәнен уйламыйча да әйтеп бирә иде.
Яшь чагында, ике кызы тугач, аның беренче ире үлгән. Патша вакытында җирне ир-атка гына биргәнлектән, ире булмагач, аның җирен алганнар. Икенче тапкыр тормышка чыккач,  биш ир бала туган. 1921 елгы корылыкта игеннәр үсмәгән. Ачлык башланган. Олы улы бер авылдашы белән тамак туйдырырга Әстерханга, аннары Махачкалага киткән.
Әбинең икенче малае фаҗигале төстә үлгән. Мулла абзый аштан кайтып килгәндә, бер төркем яшьләрнең тәмәке тартып торганын күреп, кычкыра. Тәмәке тартучылар төрле якка йөгерешәләр. Ә тартмаганнары үз урыннарында басып кала. Мулла абзый килеп җитә дә таяк белән шуларын кыйный (бу хәл кичен, караңгыда була). Шул кыйнаудан әбинең малае үлә. Ачлыктан тагын ике игезәк малайлары үлгәч, әби иң кече улы  – минем әтине алып, бер тиен акчасыз, пароходка утырып  Әстерханга, аннары корабль белән Махачкалага китә. Пароходта бер пристаньда билет тикшергәндә, аздан гына төшереп калдырмыйлар үзләрен. Өстәвенә, урысчасы да такы-токы гына була. Ничек кирәк алай, Махачкалага барып җитеп, олы улы яшәгән авылны эзләп табалар. Кызганыч, ул үлгән була. «Әле кичә генә җирләдек», – ди авылдагылар.
Әти белән кабат Махачкалага кайтып, әби – бер байга өй хезмәтчесе, әти яшелчә, җиләк-җимешләрне ат белән басудан кибеткә ташучы булып эшкә урнашалар. Ике елдан соң үз авыллары Каенлыга кире кайталар.
Ачлык елга кадәр әти дүрт ел мәдрәсәдә укыган. Математикадан имтихан биргәндә бөтен мәсьәләләрне беренче булып дөрес эшләгәнгә, мех бүрек һәм 1 тәңкә акча алган. 
Ул җәй көне көтүче ярдәмчесе булып, ә кыш көне Димык абзыйның йон тетү машинасында эшләгән. Яшәүләре, сайгаклары череп беткәнлектән, җир идәнле мунчада була. Әби бер хуҗада 
өй эшләре эшләүче була. Көтүдән кайткач, кич белән әби  әтигә:  «Хуҗалар мунча яктылар, бар юынып чык», –  дигәч: «Хәлем юк, бер телем ипи ашасам, керә алыр идем», – дигән. Әби хуҗадан сорап алып ипи ашаткач кына әти мунча керә алган.
Күпмедер вакыт үткәч, әти Алабугада педучилище ачылганны белә, шунда укый һәм укытучы булып эшли башлый. Әби колхозга керә. Йортлы булалар.
Әби: «Мин авылда беренче булып колхозга кердем», – дип горурланып сөйли иде. Колхоз картларны онытмый: ел саен Октябрь бәйрәмендә ит бирә иде. Әби өчен дә,әти өчен дә Октябрь бәйрәме шатлыклы зур бәйрәм булып саналды.
Алабугада укытучылар әзерли торган институт ачылгач, әти читтән торып укып, шул уку йортын тәмамлады, озак еллар мәктәп директоры булып эшләде.
Каенлы авылына якын Җирекле, Байгол, Байданкино – керәшен авыллары. Авыл Советы, сельпо,  базар,  почта, сайлау участогы, соңрак, колхоз идарәсе  Каенлыда булды. Җирекледә бабайның дусты Моисей (керәшеннәр Мучый дип йөртә) һәм аның хатыны, әбинең дусты – Мучый карчыгы яши иде. Шул карчык базарга кыяр сатарга килгәч, әби янына чәй эчәргә керә иде.  Күчтәнәч итеп тозлы кыяр алып килә. Бер көнне әби әйтә: «Кызым, Мучый карчыгы үлгән, дога кылыйммы икән, ул бит икенче дин кешесе», –  ди. Мин киңәш бирә алмадым. Ул: «Барыбер Алла бәндәсе», – дип дога кылды.
Шул ук Җирекледән башлангыч мәктәп укытучысы Федотова апа я авыл Советына килгәч, я мәктәптә методберләшмәдә булдым дип, безгә керә иде. Чәй эчкәч, озак кына сөйләшеп утыралар. Әби аны «Фидутуа» дип йөртә иде. Аның улы сугышта үлгән, килене белән генә яши, оныклары юк иде. Ап-ак чәчле, таза гына ул апа матур киенә иде. Аны урамда очратсам, мин ике кулымны җәеп, йөгереп килеп кочаклап ала идем.
Байгол авылыннан әбинең дус хатыны Анна килә иде. Ул ногыт борчагы белән күрәзәлек итә иде. Сугыш вакытында, әби атна саен: «Сугыш бетәме, улым турында кара әле», – дип, каратып, ул әйткәннәрдән тынычланып кала иде. Анна кара ногыт борчакларын өстәлгә чәчеп сала, аларны берничә өемгә бүлеп аерып куя, өстәлдә бу өемнәрне күчереп йөртә дә сөйләп бирә. Бер борчакның кара кабыгы кыршылган, агы күренеп тора. Мин һәрвакыт күзәтеп, шул борчакны күзләрем белән эзли идем.
Җомга көнне Ширәмәттән безнең базарга ирле-хатынлы олы яшьтәге руслар килә иде. Күбрәк кыш көннәрендә. Ширәмәт бездән ерак. Алар кунарга кала. Ашарга утыргач, үз төенчекләреннән калакларын тартып чыгарып, үз калаклары белән ашыйлар иде. Мин әнидән: «Ник алар безнең калаклар белән ашамый?» –  дип сорагач, алар староверлар, дип аңлатты. Укытучылар конференциясенә баргач (ул 2-3 көн була), әти белән әни квартирга шуларга керәләр иде.
Байгол авылында яшәүче мөселманнарны Иван Грозный чорында көчләп христиан диненә күчергәнче булган зиратны әбиләр «Изгеләр зираты» дип атыйлар иде. Сугыш бетүен теләргә дип, озак яңгыр булмый торса, яңгыр явуны теләргә дип, намазлыклар алып, «Изгеләр зираты»на намаз укырга баралар иде.
Кыскасы, ул заманнарда да, хәзер дә күрше авыллар белән, нинди милләттән һәм нинди диндә булуларына карамастан, бик дус яшәгәннәр һәм яшиләр. Минемчә, халыклар дуслыгының бик ачык бер чагылышы бу. 
Зилә ХАФИЗОВА,
мәгариф ветераны.
Пермь шәһәре.

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить