Сәгать суга

04.01.2018 09:55 | Кич утырганда Печать

 Сәгать    суга
Әйдә, искә алыйк әле
Борынгы гадәтләрне...
Бер минутка  тынып торыйк,
Онытып сәгатьләрне.
 
Без бит җирдә  һәммәбез дә
Табигать сәнгатьләре...
Җир-Анага саулык 
                               бирсен
Яңа ел сәгатьләре.
 
Иске елда калсын әле
Кайгының сәбәпләре.
Кавыштырсын гашыйкларны
Яңа ел сәгатьләре.
 
Ташып торсын туган илнең
Шатлык-сәгадәтләре...
Сәгать суга, сәгать суга —
Яңа ел сәгатьләре.
              Разил ВӘЛИЕВ.

Еще в этой категории: « Килешербез Көтелмәгән хәл »

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить