Котлыйбыз!

29.12.2017 07:57 | Котлыйбыз Печать

Котлыйбыз!
Хөрмәтле түбәнкамалылар!
Сезне якынлашып килүче Яңа ел белән чын күңелемнән котлыйм!
Аның башлануын көткән көннәрдә, сәгатьләрдә, минутларда барыбыз да һәрчак аеруча дулкынлану һәм киләчәккә якынаю хисләре кичерәбез. Бу халәт бары тик шушы искиткеч һәм һәркем яраткан бәйрәм алдыннан гына була. 
Узып баручы 2017 елда без бергәләшеп күп нәрсәгә ирештек. Ул ел яңа казанышларга һәм истәлекле вакыйгаларга бай булды. Шәһәребез һәм авылларыбыз яшәү өчен тагын да уңайлырак, ә тормышларыбыз күңеллерәк булсын өчен күп эшләр башкарылды. 
2017 ел – шәһәребезнең төп предприятиесе булган «Түбән Кама Нефтехим» җәмгыятенең юбилей елы буларак та истәлекле. Барыбыз бергәләп анда беренче продукция җитештерелүгә 50 ел тулуны билгеләп үттек. 
Бүген мин барыгызга да узып баручы ел дәвамында Түбән Кама муниципаль районын үстерү, алга җибәрү өчен башкарган хезмәтләрегезгә чын күңелемнән рәхмәтемне белдерәм. 
Түбән Каманың уңышлары – безнең уртак эш нәтиҗәсе! Киләсе 2018 ел да безнең өчен шулай ук якты һәм истә калырлык булыр, аның үзе белән уңай үзгәрешләр, яңа проектлар һәм планнар алып киләчәгенә ышанам. Шушы көннәрдә алынган өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясе статусы да Түбән Каманың киләчәк үсешенә  зур мөмкинлек бирер. 
Кадерле дуслар! Мин сезгә чын күңелдән онытылмаслык бәйрәм мизгелләре телим. Яңа ел төнендә күңел түрегездәге барлык теләкләрегез кабул булсын! Сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек сезгә! 
Айдар МЕТШИН,
Түбән Кама муниципаль  
районы башлыгы, шәһәр мэры.

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить