Иң яхшыларга – машина

26.12.2017 09:44 | Көн вакыйгасы Печать

Иң яхшыларга – машина
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Афанас һәм Майская Горка авыл җирлекләре башлыкларына Chevrolet Niva автомобильләреннән ачкычлар тапшырды. Алар республика муниципаль берәмлекләре арасында узган смотр-конкурста җиңүчеләр дип табылды.
Афанас авыл җирлегендә хәзерге вакытта 3767 кеше яши. Биредә  тормыш шартларын яхшырту буенча даими эш алып барыла, төрле республика программалары уңышлы гына тормышка ашырыла. Мәсәлән, «ТР торак пунктларының юл- урам челтәрен норматив тәртипкә китерү» программасы кысаларында, быел Зур Афанас авылында Молодежная урамындагы бер километр озынлыктагы юл төзекләндерелгән. Җирле бюджет исәбеннән юл билгеләре һ.б. куелган.
Майская Горка авыл җирлегендә 647 кеше яши. Үзара салым акчасына Трудовой поселогының Пролетарская урамындагы юл төзекләндерелгән, Школьная урамындагы 6нчы күпквартирлы йортта капиталь ремонт ясалган, яктырту программасы буенча 10 яктырткыч урнаштырылган.  
Тантанада барлыгы 93 Chevrolet Niva һәм җиде Ford Transit автобусы тапшырылган. Гомумән алганда, муниципаль берәмлекләргә соңгы җиде ел эчендә барлыгы 1770 машина бирелгән.
Фотолар prav.tatarstan.ru cайтыннан алынды.

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить