Матурлык тудыручы

22.12.2017 13:33 | Асылбикә Печать

Матурлык тудыручы
Мин үзем бияләй белән оекбаш кына бәйли белгәч, кофта, күлмәк ише киемнәр бәйләүчеләргә сокланып карыйм. Лилия Әбунәгыймова – шундый остабикәләрнең берсе. Үзе дә, апалары да бәйләргә әниләреннән өйрәнгәннәр. Әниләре йонны да үзе эрли торган булган.
– Мин мәктәптә укыганда ук бияләй-оекбашлар бәйли башладым. Беренче баламны йөрәк астымда йөрткәндә дустыма кызы туу уңаеннан комбинезон, кофта һәм пинеткалар комплекты бәйләп бүләк иттем, – дип искә төшерә Лилия. – Аннары кызым Сөмбелгә кием бәйләдем. 
Ул күбрәк балалар өчен иҗат итә: комбинезоннар, плед, пинеткалар, челтәрләп бәйләгән күлмәкләр, панамкалар соклану тудыра. Кыш җитсә, бияләй, башлыклар, шарфларга, кофталарга чират җитә. Олырак кешеләр өчен сирәк бәйли. 
 
Яңа туган балаларны фотога төшерү модасы кергәч, фотосессия өчен комплектлар бәйли башлаган. 
– Үземә ни дә булса бәйләргә вакытым җитми, иремне, балаларны киендерәм. 5 яшьлек Сөмбелем, 2 яшь тә 10 айлык Кәримем, кулымда җеп белән бәйләү энәсе яки ыргак күрсәләр: «Бу миңамы?» – дип сорыйлар, ди Лилия.  
Булганнан бар да була, диләр. Тырыш хуҗабикә уенчыклар да бәйли, кызлар өчен фоамираннан чәчәкләр ясап, баш бәйләвече тегә. Бу көннәрдә генә аның тагын бер сабые дөньяга килгән. Шатлык канатландыра, илһамландыра бит ул. Лилияне котлап, сәламәтлек, уңышлар, гаилә бәхете телибез.  

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить