Шатландык та, көендек тә

22.12.2017 13:07 | Хатлар Печать

Әле күптән түгел, безне – аксакаллар шурасы әгъзаларын шәһәребездә оештырылган зур чарага – «Нечкәбил–2017» бәйгесенең  йомгаклау кичәсенә чакырганнар иде. Анда иң чибәр, иң булдыклы 13 татар кызы көч сынашты.
Без – өлкән буын кешеләре, ул кызларның әниләре, әбиләре, аларның сыйныфташлары, укытучылары белән бергә аларга сокланып, һәр хәрәкәтләрен, үз-үзләрен тотышларын күзәтеп, менә болар безнең әби-бабайларыбызның телен, гореф-гадәтләрен саклаучылар һәм киләчәк буыннарга җиткерүчеләр, дип шатланып утырдык. Алар белән күңелдән җырладык, биедек, телебезнең матурлыгына, халкыбызның уңганлыгына сокланып туя алмадык.
Октябрь, ноябрь айларында дәүләт теле буларак татар телен саклап калу, аны дөнья күләмендә танытуга багышланган чараларны яңадан искә төшереп, мондый кызларыбыз, егетләребез булганда, аларны тәрбияләүче мөгәллимәләребез белем биргәндә, изге телебез, милләтебез сакланачак, дип, бу чарада катнашкан кызларыбызга, аны әзерләүчеләргә рәхмәтләр әйтеп, бик канәгать  булып таралыштык.
Икенче көнне шул ук бинада (И.Садыйков исемендәге балалар һәм яшьүсмерләр иҗаты йортында)  шәһәребезнең ветераннар советының бишьеллык эшенә хисап тоту, аның яңа составын (рәисен) сайлау һәм алга бурычлар билгеләү буенча  киңәшмәдә катнашырга туры килде.
Алдан әзерләнгән сценарий буенча,  ветераннар советы рәисе Григорий Китановның, президиум әгъзаларының һәм кунакларның чыгышларын тыңладык. Чыннан да,  ветераннар Советы тарафыннан зур эш башкарылган. Анысына тел-теш тидерерлек түгел. Тик бер нәрсә күңелдә төер калдырды: киңәшмәдә беркемнең дә татар телендә чыгыш ясамавына, берсенең дә бу турыда уйлап та карамавына борчылдык без.
Югыйсә, җыелышны ачканда Г.Китановның килгән кунакларны татар телендә сәламләвен ишеткәч, җанга рәхәт булып киткән иде. Әһә, биредә ике дәүләт теле дә яңгыраячак, дип уйлаган идек баштан. Җыелыш беткәнче өметебезне өзмәдек. Тик дәүләт теле булып исәпләнүче татар телендә бер генә фраза да ишетелмәде. Залда – җитәкчеләр, ветераннар. Аларның чыгышында татар теленең язмышы турында кайгырту чагылыш табарга тиеш иде,  ветераннарның сөйләвен яшьләр хуплап каршы алыр иде. Яшьләр, үз чиратларында, әби-бабайларның кылган изге эшләрен, гореф-гадәтләрен киләчәк буынга җиткерүчеләр булырга тиеш, ләбаса.
Бик кызганыч, әлбәттә. Бу битарафлыкмы яисә куркумы? Аңлый алмыйм. Ничек шомартып сөйләсәләр дә, татар теле укытучыларының язмышы ниндирәк икәнен беләбез, сизәбез. Бу аларның гына язмышы түгел, татар теленең һәм татар халкының киләчәге дә.
Суфиян МИНҺАҖЕВ,
мәгариф ветераны.
 
 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить