Үлем белән тәмамланган...

19.12.2017 11:29 | Полиция хәбәр итә Печать

Узган атнада Түбән Камада «Южная» трассасында фаҗигале һәлакәт  булган.
Шәһәр предприятиеләренең берсенә эшчеләрне алып баручы «ГАЗель» «Ниссан Альмера» автомобиле белән бәрелешкән. Автобуста бу вакытта тугыз кеше булган, бәхеткә берсе дә зыян күрмәгән. Җиңел машинадагы дүрт кешенең берсе каты җәрәхәтләнгән. Кызганыч, табиблар гомерен саклап кала алмаганнар. Калганнарына җиңелчә зыян килгән. 
Фаразларның берсе буенча, юл-транспорт һәлакәте начар һава торышы аркасында килеп чыккан. Бу көнне юллар да кардан чистартылмаган. Шаһитлар әйтүенчә, җиңел машина йөртүчесе бозлавыкта идарәне югалткан. ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне юлларда игътибарлы булырга өндиләр. 
НТР сайтыннан алынды.

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить