Үз үзәкләре булачак

18.12.2017 13:05 | Карендәш Печать

Үз үзәкләре булачак
Казанда Керәшен мәдәни үзәге ачылачагы билгеле булды. Бу турыда Татарстан-мәдәният министры Айрат Сибгатуллин хәбәр итте. Хәзерге вакытта подрядчы оешма тарафыннан төзекләндерү эшләре башкарыла: бинада ремонт ясалган, якындагы юлга асфальт җәелгән, этник бизәкле яңа капкалар куелган, бина тирәсенә туя агачлары утыртылган. Якында гына Тихвин чиркәве урнашкан. Эшләрне 2018 елның беренче кварталында тәмамлау планлаштырыла. Татарстан керәшеннәре иҗтимагый оешмасы идарәсенең беренче утырышы яңартылган бинада узачак дип көтелә.  

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить