Өч баҗай

18.12.2017 09:25 | Хатлар Печать

Өч баҗай
Кайчандыр өлкәннәрдән, аларны бүре ашамас дип, шаярып әйткәнне ишеткәнем бар иде. Бу сүзләрне кайсы туганымнан беренче ишеткәнемне хәзер тәгаен генә хәтерләмим.  Безне – өч баҗайны – чынлап та, беркайчан да «бүре ашамас» дигән уйда идем үзем дә. Чөнки без бик дус, гел очрашып торабыз. Кирәк чакта бер-беребезгә ярдәм итәбез. Кече баҗайга йорт та салыштык әле, ялларыбызны  күп вакыт шунда уздырып, булдыра алганча булыштык. Уртанчы баҗай анда бигрәк еш булды, хәтта шуны сылтау итеп салгалый да башлады. Имеш, ул көч өсти. Миңа анда барырга юл да ераграк, бу эшкә осталыгым да чамалы, ял көннәрендә эшкә дә чакыра башладылар. Без төзи башлаган завод көйләү-җибәрү стадиясенә якынлаша башлады. Ул вакытларда заводта көнне төнгә ялгап эшләдек. Шулай да ярдәмләшүне ташлап бетермәдем, җай чыкканда күмәк төзелешкә дә баргаладым.
Инде менә төзелеп беткән ихатага җыелабыз, мунча ягып керәбез, шашлыклар пешерәбез. Дөнья да матур, күңел дә киң. Гел бертуганнар шикелле булдык, ә хатыннарыбыз  турында әйтеп тә торасы юк, болай да аңлашыла: апа-сеңелләр бит. Балалар да бик дус уйныйлар, кабат очрашыр өчен ялны көтеп алалар. 
Мин, өлкәнрәк буларак, барырга уңайлы булсын дип, бер күрше абый кулыннан (туйдым, карт башым белән «матай»га атланып йөрисем килми, диде) «люлькеле» мотоцикл да алып җибәрдем. Өй дә әзер булды, баҗай белән балдыз әти-әниләреннән шунда яшәргә күчтеләр. 
Миннән үрнәк алып, баҗайлар да бер-бер артлы «матай»лы булдылар. Икенче атнада кайда очрашырга дип сөйләшәбез дә, йә беребездә, йә икенчебездә, йә өченчебездә кунак булабыз. Автобуска чыгарга, билет артыннан йөрергә кирәк түгел бит. Шулай булгач, җайлы үзебезгә. 
Бер заман үзгәреш китте: кече баҗайга «күз тиде», ахрысы. «Кайвакыт кунарга кайтмый», – диде балдыз апаларына. Ә уртанчыбыз салгалап «аутка» китә, диде икенче балдыз. Менә сиңа мә, барысы да яхшы иде бит!  Шулай итеп, «бүре ашамаса да, кәҗә сөзгәли» башлады безне. Үземә дә ышаныч кими башлады, берәр ни булмасын тагын, дип йөрдем. Мин дә әүлия түгел ич. Безнең шулай дус булуга бертуганнарым көнләшә башлаганнар иде шул. Үземнең туганнарга борылдым шулчак. Файдасы тиде кебек. Берникадәр вакыттан соң, уртанчы баҗай да начар гадәтен «йөгәнли» алды. Аллага шөкер, бәладән чыгар юлын тапты. 
Аның белән һаман да бик яхшы гына аралашабыз. Тик шунысы күңелсез: ике баҗай, өч кыз туган. Балалар үсеп җитсәләр дә, тыгыз аралашалар. Балдызыбызны үзенә сиздермичә генә җәлләп тә куябыз. Бар яктан да бик яхшы бит ул, кулыннан бар эш тә килә. Ире ягыннан туганнары белән дә аралашып яши. Ләкин кече баҗай гына «кәҗәләде» дип әйтимме. Гаиләсенә кире кайтырга, нишләптер, кыюлыгы җитми. Югыйсә, беренче хатын – Аллаһы Тәгаләдән, диләр бит халык телендә. Халык әйтсә – хак әйтә, бәхәсләшер урын юк. Әллә икесендә дә булган горурлык бәласеме икән? Хатын белән ир арасына керергә ярамый шул...
Ә үткәннәр – мотоциклларга солдатлар урынына гаилә әгъзаларын утыртып, «мотопехота» шикелле йөргән чаклар сагындыра, әлбәттә. Шлемнары булмагач, хатын һәм балаларны, «люльке» тенты астына яшереп, табигать кочагына чыга идек. Юл бәлаләреннән Аллаһы Тәгалә саклады үзебезне. Начар юлда йөрмәгәнгәдер, дип уйлыйм. 
Шулай да, бәлки кече баҗай кире кушылыр, дигән ышаныч ташламый үзебезне. Өметсез шайтан гына була, диләр. Ә без уртанчы баҗай белән бик әүлияләр булмасак та, шайтан коткысына бирешмәскә тырышып бик дөрес эшләдек. 
Васил КАМАЛОВ.
Рәсем motovoronezh.ru сайтыннан алынды.

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить