Онытырга юктыр хакыбыз

18.12.2017 09:10 | Хатлар Печать

Соңгы вакытларда Сталин репрессияләре турында күп сүзләр булды. Бу Октябрь революциясенең 100 еллыгы уңаеннан махсус шулай эшләнәдер, бәлки. «Туган як»та да бу темага берничә язма басылгач, бу хакта үз фикеремне белдермичә булдыра алмадым.
Сезнең уйлавыгызча, Ленин, Сталин бөтен гомерләрен патша төрмәләрендә, каторгада, сөргендә үткәргәндә: «Революция ясасак, кырыр идек бу халыкны», – дип хыялланып утырганнар булып чыгамы инде? Алар h.6. революционерлар халыкны изүләрдән, мәсхәрәләрдән коткару өчен гомерләрен биргәннәр, дөньяда беренче булып социалистик революция ясап, ярлы халык илдә социализм төзи алган.
Революциянең беренче көннәрендә үк Ленин Указы белән наданлыкны бетерү, һәр авылда, шәһәрдә һәр милләт үз телендә укый алсын өчен мәктәпләр ачу, балаларны гына түгел, зурларны да укыту бурычы куелган.
Тик буржуйлар да тик ятмаган. Баш күтәргән халыкны, армияне үзләре генә җиңә алмагач, 14 илдән чит ил интервентларын чакырып китергәннәр. Ә алар бер гаепсез халыкларга карата вәхшилекләр кылганнар. Боларны мин ул елларда яшь укытучы булган әбием сөйләве буенча да беләм. Бер яшь кенә укытучы туганыбызны дәрестән сөйрәп алып чыгып, бәкегә ташлаганнар, батмаска тырышып,куллары белән бозга тотынгач, кулларын чапканнар. 
«Гражданнар сугышы» дип тарихка кереп калган, дүрт ел барган сугышны Ленин да, Сталин да, большевиклар да башламаган. Аклар, патшаның большевиклар ягына чыкмый калган генераллары: Колчак, Краснов, Врангель, Деникин, басмачылар h.6. башлаган аны. Тик күпме генә котырынмасыннар, Кызыл Армия аларны җиңгән һәм исән калганнары качып котылганнар. Кача алмаганнары – меңләгән контрлар – Совет дәүләте яклы булып, төрле югары урыннарга үрмәләгән, завод-фабрикаларда, авыл хуҗалыгында урнашып, һәрвакыт астыртын җинаятьләр кылганнар, диверсияләр оештырганнар. Репрессияләр шулар аркасында башланган да инде. Бу диверсантларны эзәрлекләгәннәр, тотканнар һәм төрмәләргә утыртканнар, атканнар. Бәлки аларны хәзергечә яхшы квартирларга урнаштырып, тагын да югарырак урыннарга утыртырга кирәк булгандыр? Ничек уйлыйсыз?..
Ул елларда халыкны уяулыкка чакырганнар. Халык үзе дә «уяулык»ны арттырып җибәргән. Үзара көнчелектән, дошманлыктан, юк гаепләр тагып, үзенең күршесен, я хезмәттәшен НКВДга барып әләкләгән. Ә НКВДның ул еллардагы прокуроры Вышинский, тикшерүсез-нисез гаепләнүчене үлемгә озаттыра торган. Тикшерүчеләр башта Ягода, ул атылгач, Ежов – меңләгән халыкны төрмәләргә озатканнар, аттырганнар. Вышинский да, Ягода да, Ежов та Сталин приказы белән атылган.
Сталин үлгәч, репрессияләр туктагандыр дип уйлыйсызмы әллә?! Безнең «дорогой Никита Хрущев» та репрессияләрне меңәрләп башкарган. Хәзер алары да беркемгә дә сер түгел. 
1956 елда XX партия съездында Хрущевның Сталинга пычрак атып, дөнья җәмәгатьчелеген тетрәндергән чыгышыннан соң, СССРның таркалу процессы башланды да инде. Аны соңрак ил башына үрмәләгән Горбачев белән Ельцин дәвам итте. Колхоз-совхозларны таркатып, завод-фабрикаларны банкротка чыгартып, металлаломга тапшырдылар һ.б.
Социализмны Ельцин кушуы буенча юкка чыгаруга сөенеп, туксанынчы елларда безнең халык эш ташлады, басуы-басуы белән игеннәр кар астында калды. Ферма малларын урладылар. Репрессияләр дә күпчелек очракта шул халык «тырышлыгы» белән үткәрелгән. 27 ел буена СССРга, Ленинга, Сталинга пычрак атарга кирәкми. Алар булмаса, бүгенге көндә үзегез университетлар тәмамлаган галимнәр булыр идегезме? Күп булса, берәр батрак, я абыстай булыр идегез.
Лира ГАБИТОВА.
 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить