Танышуыма чиксез шат

15.12.2017 13:25 | Карендәш Печать

Танышуыма чиксез шат
Эльмира Гыйльметдинованың эш көне 7.30да башлана. Җитәкчесе Тамара Алексеевна Баһаветдинова да бу вакытта һәрчак эштә була. Кыз аның сәркатибе булып  бирегә җиде ел элек урнаша. Керәшеннәр дөньясы, тормышы һәм тарихы белән танышу, аңа кереп китү шуннан башлана.
– Дөрес, дусларым арасында керәшен кызлары да бар иде. Әмма мин ул вакытта күпне белмәгәнмен. Беренче итеп, шәһәребезнең «Сүрәкә» халык фольклор ансамбленә мөрәҗәгать иттем. Халык җырлары, йолалары белән таныша башладым. Керәшеннәр музее директоры Анна Гурьевна Бутяева да (инде вафат) күп мәгълүмат бирде: ул миңа бу халыкның милли киеме, гореф-гадәтләре турында сөйләде. Аннары Пасха – Олы көн бәйрәме җитте. Анда да катнаштым, – дип исенә төшерә Эльмира.
Россия тарихында керәшен халкыннан чыккан бөек шәхесләр турында да белә кыз. Никифор Тукмачев, Анастасия Усачева. Мария Логинова кебек Түбән Кама шагыйрьләре белән таныша.  
Максатчан, тәртипле, гыйлемгә тартылган кыз күпкә ирешә. Бүген ул – җитәкчесенең ярдәмчесе, «Керәшеннәр» мәдәни этнографик берләшмәсе җитәкчесе урынбасары вазифаларын үти. Моннан кала, Керәшеннәр җәмгыятенең идарә әгъзасы да. Эльмирага еш кына төрле җыелышларда чыгыш ясарга туры килә. Әмма сәхнәгә чыгу аның өчен авыр түгел. 
– Мәктәптә укыганда ук, еш кына концертлар, төрле чаралар алып барырга туры килде, – дип елмая ул. – Шуңа күрә югалып калу миңа хас түгел.  Гомумән, берәр нинди чарага чакырсалар, Тамара Алексеевна иртәрәк бара. Чара башлангач, оештыручыларның игътибарын җәлеп итеп, комачаулау килешми. Барысын да алдан сөйләшеп, белешеп куярга кирәк. Тәртип булырга тиеш. Килдек, сәхнәгә мендек, чыгыш ясадык – менә шулай булырга тиеш.
Мондый төгәллеккә һәм тәртипкә Эльмира да өйрәнә. Гомумән, офиста бер генә кеше дә соңга калмый, дресс-код үтәлә – һәркем чиста, пөхтә киенергә тиеш. Мондый таләпләрсез тәртип урнаштыру кыен. 
Эльмирага эше ошый. Таләпчән булса да, кирәксә, Тамара Алексеевна киңәш бирә. Бигрәк тә җәен, күптөрле бәйрәмнәр чорында эш күп. Кайчак көненә икешәр чара уздырырга туры килә. Әмма әлегә сынатканнары юк.
– Мондый бәйрәмнәр рухи көч өсти, яңа фикерләр туа. Нәрсәнедер үзгәртәсе, яңалык кертәсе килә, – ди Эльмира. – Эшнең нәтиҗәсен күрү шулкадәр куаныч китерә!
Ул кияүдә. Ире Динар аның еш кына соңга калуына яки башка шәһәрләргә баруына каршы түгел. Беренчедән, ул спортчы, шуңа күрә үзенә дә төрле ярышларга йөрергә туры килә, икенчедән, Эльмира белән бергә барган чаклары да була.  Ярдәмчеләр һәрвакыт кирәк. Гыйльметдиновлар гаиләсе спорт белән шөгыльләнә, кичен урамда йөриләр, җәен вакытны авылда уздыралар. Эльмираның тагын бер яраткан кешесе – сеңлесе. 10 яшькә кечерәк Эльвинаны ул кызы урынына күрә, ярдәм кирәксә – читтә калмый, уңышларга ирешсә – чиксез горурлана. Сеңлесе дә апасына охшарга тырыша.  
– Минем әти-әнием дә бик олы җанлы кешеләр. Аларга рәхмәт белдерәм һәм бик тә яратуым турында әйтәсем килә. Алар Тамара Алеексеевна кулы астында эшләвемә сөенеп бетә алмый. Чөнки җиде ел эчендә күп нәрсәгә өйрәндем, – ди Эльмира Гыйльметдинова.  – Гомумән, керәшеннәр белән танышуыма чиксез шатмын. Аларның тыйнак, шул ук вакытта бик сәләтле икәннәренә инандым. Районыбызда узучы Питрауны, Тручынны татарлар да көтеп ала. Бу халык тырыш та: башкарган эшен ахырына кадәр үти. Иң мөһиме: телне, тарихны, йолаларны саклап калу өчен алар барын да эшли. 
 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить