Бронзага ия булган

15.12.2017 12:58 | Спорт Печать

Бронзага ия булган
Кировск шәһәрендә чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогының II этабы узды. Ярышларда «Нефтехимик» спорт клубы вәкилләре дә катнашты. 
Халыкара класслы спорт мастеры Диләрә Сабирҗанова 10 километрлы дистанциядә өченче урынга ия булды. Алия Ихсанова финишка – җиденче, Наталия Жукова унҗиденче булып килде. 
36 яшьлек Диләрә ярышта – иң өлкәннәрдән. Бөтендөнья Универсиадасының һәм Континентара Европа Кубогының көмеш призеры, дөнья Кубогы һәм күптөрле чемпионатларда катнашкан спортчыны уңышы белән котлыйбыз. Бу сезонда яңа бүләкләр алуын телибез.

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить