ВИЧ өлкәннәрдә дә табыла

11.12.2017 10:49 | Сәламәт булыгыз! Печать

ВИЧ өлкәннәрдә дә табыла
Хәзерге вакытта Түбән Камада ВИЧ инфекциясе диагнозы белән 558 авыру исәптә тора. Быел шәһәрдә 77 ВИЧ инфекцияле ачыкланган. Күбесе 40 яшькә кадәргеләр. Шулай да, икесе – 60 яшьтән өлкәнрәк. 
Бөтендөнья СПИД авыруына каршы көрәш көнендә Түбән Камада 85 кеше тест узган. Бәхеткә, авыру очраклары теркәлмәгән. Табиблар Интернет челтәрләрендә анкета сораулары урнаштырганнар. Аларга 400 кеше җавап биргән. «Елга бер генә мәртәбә булса да ВИЧ инфекциясенә анализ бирүне кирәк дип саныйсызмы?» соравына 200ләп кеше уңай җавап биргән. 10 проценты «партнерыма ышанам» дип анализ бирүне кирәк санамаган. Тагын 10 проценты «язмыштан узмыш юк» дигән фикердә. Эпидемиология табиблары мәгълүматлары буенча, кайбер «партнер»лар үзләрендә авыру булганын белми, кайберләре белеп тә әйтмәскә мөмкин. Инфекция ачыкланган кешеләр кайчак кем белән йоклаганнарын да исләренә төшерә алмый. Алар чирне, нигездә, җенси хезмәтләр күрсәтүче хатын-кызлардан яки очраклы «маҗаралар» сәбәпле йоктыра.
Пациентларның 30 проценты инфекцияне кан тамырлары аша наркотик матдәләр керткән вакытта йоктырган.  Андый ир-егетләрнең күбесе 30-49 яшьтә, хатын кызлар – 30-39 яшьтә. Инфекция барлыгы еш кына авыру хастаханәдә стационар дәваланган чакта ачыклана. Хәзерге вакытта Түбән Камада дәвадан баш тартучылар 2 процент тәшкил итә. 
 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить