Милли хисләр кечкенәдән тәрбияләнә

05.12.2017 09:11 | Хатлар Печать

Балалар бакчаларында уен һәм белем бирү эшчәнлегендә халкыбызның бай мирасын куллану киң колач ала. Халык – бөек, ул – зирәк, акыллы тәрбияче. Аның тәрбияви чаралары, уй-фикерләре, үгет-нәсихәтләре бай, тәҗрибәдә сыналган, уңай нәтиҗә биргән. Шуңа да, тәҗрибәләрнең методик берләшмә утырышларында өйрәнелүе һәм аерым җыентыклар булып чыгуы – үзе үк уңай күренеш.
Шунысы куанычлы: тирәбездә яшәүче күп кенә өлкән кешеләр «аяклы тарих» ролен башкаралар. Алар үз дәверен генә түгел, үзеннән алда яшәгәннәр турында да яхшы белә, хәтерендә саклый һәм үзеннән соң килгән буынга мирас итеп тапшыра. Шундыйларның берсе – Мансур ага Ганиевне мисал итеп китерергә мөмкин. 49нчы балалар бакчасы музеена шәҗәрәләренең күчермәсен тапшыручы ул. Сүз уңаеннан, әлеге бакча музее эчтәлеге буенча да, экспонатлар күплеге белән дә аерылып тора, 2009 елда Каюм Насыйри премиясенә ия булды. Тагын бер матур күренеш: рус бакчаларында да татар өен, кирәк-яракларын чагылдырган музейлар эшли.
«Хәтер тарихы» язма тарихны алыштыра алмаса да, үткәннәргә, әби-бабайлар сөйләгәннәргә әйләнеп кайтып, сабыйлар өчен шөгыльләр, мәктәп укучылары өчен дәресләр уздырырга мөмкин. Ә сөйләгәннәрне күзаллап дәлилләү өчен экспонатлар кирәк. «Мең кат ишеткәнче, бер кат күрүең мең өлеш артык» дип, борынгылар тикмәгә генә әйтмәгән шул.  Бу чыннан да шулай, аеруча сабыйлар өчен. Җитмәсә, үткәнне белмәгәннең киләчәге дә юк, дигәннәр. Менә нәкъ шул нисбәтләрне күздә тотып, күп кенә балалар бакчаларында музейлар булдырылды һәм алар уңышлы гына эшлиләр. 
Мәктәпкәчә учреждениеләрдә оештырылган тарих музейлары балаларны татар халкының тарихы, мәдәнияте белән тирәнтен таныштырырга ярдәм итә. Кайбер бакчаларда ул аерым бер бүлмә булып хезмәт итсә, кайберләрендә истәлекле почмак итеп оештырылган. Луиза Харис кызы Тихонова җитәкчелегендәге 44нче гомуми үстерешле балалар бакчасында кечкенә бүлмәгә урнашкан, гади бер авыл өен хәтерләтүче музей, балаларның гына түгел, әти-әниләрнең, килгән кунакларның да игътибарын җәлеп итә. Яп-якты музей эчендә пыяла ишектән күренеп торган ап-ак авыл миче, чигүле чаршау белән капланган ипи шүрлеге дә күңелгә якын, шундук балачак искә төшә... Күңелне ниндидер рәхәтлек биләп ала, әби-бабаларыбыздан калган байлыкны, истәлекләрне күреп хозурланасың.
 «Заман» дип исемләнгән музейда зәвык белән урнаштырылган һәрбер истәлек (экспонат) әбиемнең сандыгында сакланган хәзинә кебек кадерле. Чөнки алар – халкыбызның күңел җәүһәрләре. Нәфис итеп эшләнгән бизәнү әйберләре дисеңме, милли костюмнар, алтын җепле чигү үрнәкләре, күнгә бизәк төшереп эшләнгән әйберләр барысы да – хәзинә. Балалар бакчасының «Мирас» дип исемләнүе дә башкарган эшләренең җисеменә туры килүен дәлилли. Балалар һәм тәрбиячеләр өчен оештырылган шөгыльләр, мастер-класслар да балалар бакчасының төп эш юнәлешен ассызыклады. Методик киңәшмә темасын үз эченә алган милли бизәкләр, тәҗрибә тупланган эшкәртмәләр, дидактик уен, лэтбуклардан төзелгән күргәзмә күңел бизәге булып күренсә, тәрбия эшендә куллану өчен менә дигән җитди материал да булып тора. 
Уртанчылар төркемендә (4-5 яшьлек балалар белән) «Милли ризыклар – табын түрендә» дип исемләнгән шөгыльдә татар халык ашларының серләренә төшенделәр, аннары үзләре дә нәни кулларына уклау алып камыр җәйделәр, кош теле пешерделәр. Зурлар төркемендә әбинең серле сандыгын ачу, ягъни код табу өчен берсеннән-берсе мавыктыргыч табышмак-ребуслар, проблемалы ситуатив мәсьәләләр чиштеләр, алъяпкыч бизәделәр. Мәктәпкә әзерлек төркемендә исә «Үткәннәрне барлап» дигән шөгыльдә музей турында сөйләштеләр. Әйтергә кирәк, бу тема буенча алар эшне алдан ук башлаганнар, әти-әниләр белән берлектә шәһәр музеена сәяхәт кылганнар. Шуңа да балаларның сөйләр сүзләре күп, танып-белү активлыклары югары дәрәҗәдә, тәэсирләре белән бик теләп уртаклаштылар. Саф татар телендә алып барылган шөгыльләрнең максатлары уртак – халкыбызның буыннан-буынга күчеп килгән гүзәл сыйфатларын тәрбияләү, матур гореф-гадәтләрен өйрәнүгә юнәлдерелгән. 
Методик киңәшмәнең икенче өлешендә В.Харисова, Д.Латыйпова, А.Гыйрфанова  тарафыннан оештырылган мастер-класслар  да халкыбыз мирасына таянып әзерләнгән иде. Башка балалар бакчасыннан тәҗрибә уртаклашырга әзерләнеп килгән тәрбиячеләр чыгышы белән үрелеп барды. Мәсәлән: Раушания Йосыф кызы Фәйзуллина 42нче балалар бакчасындагы музей эше турында тәфсилләп сөйләгәч, үзенең күптән түгел дөнья күргән «Уйный-уйный өйрәнәбез» дип исемләнгән методик әсбабын презентацияләде. Каенлы авылыннан ук килгән тәрбияче Р.Бикчәнтәева чыгышы, «Әкият» балалар бакчасы (Красный Ключ) тәрбиячесе Э.Осипованың тәҗрибә уртаклашуы бик урынлы булды. 39, 44, 49, 64, 74 нче балалар бакчасыннан килгән бер төркем тәрбиячеләрнең катнашулары да эш алымнарының төрлелеген күрсәтте. Тәрбиячеләрнең һәрвакыт яңалыкка омтылулары, гадәти булмаган алымнарны киңрәк файдаланулары, фикер йөртүдә тәнкыйтьчел була белүләре, тәрбия эшчәнлегенә даими рәвештә яңарышлар, үзгәрешләр кертүләре мактауга лаек. Методик  киңәшмәләр никадәр эчтәлекле булса – шул кадәр отышлы! Ә балачакта алган белем гомер буена онытылмый.
Нурзия МИРХАЗОВА,  
методик берләшмә җитәкчесе.

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить