Кешене бәхетсез итеп, бәхетле булмассың

04.12.2017 15:21 | Гаилә Печать

Әтисе ташлап киткәч,  Маһрибану әнисенең тырышлыгы белән кием кытлыгы, ашау-эчүдә кыенлыклар күрмичә үсте, белем алды, иң мактаулы һөнәр иясе – мөгаллимә булып, чит районга эшкә урнашты. Чибәрлеге буенча әтисе һәм әнисенең чибәрлеген бергә кушып тапкырлаганга тигез иде.  Бу кызга күз атучы егетләр күп булды, әмма ул аларны кабул итмәде: яшәргә урыннары, машиналары, дачалары, дәрәҗәле эшләре юк. 
Бервакыт бер банкетта Маһрибануның күзе кара бөдрә чәчле, төз таза гәүдәле, җор телле, үзеннән шактый өлкән күренгән иргә төште.  Бу кичәдә ул аның исемен һәм кайда эшләгәнлеген генә белә алды. Ир исә аңа артык игътибар итмәде. Бу кичәдән соң Маһрибану Асылгәрәйне үзенә җәлеп итү өчен нинди генә планнар кормады, хәтта эш урынына барып, иптәшләре белән танышты, ул булган чараларга, банкетларга йөрде. Максатына ирешү өчен бернәрсәдән дә тартынмады кызый. Ирнең хатыны Гөләндәмнең мәктәптә математика укытканын белеп, аның белән танышырга теләде һәм  шул мәктәпкә эшкә күчте. Икесе дә бер үк фәнне укыткач, алар бик тиз уртак тел таптылар, дуслаштылар, ахирәт булып киттеләр. Маһрибану еш кына аларның өенә килә башлады. 
Беркөн шулай кызның  кунакка килгән чагында Асылгәрәй кайтып, хатынына иртәгә шәһәргә барасын әйтте. Моны ишетүгә Маһрибану: «Минем дә шәһәргә барасым бар иде, машинагызга утыртып алып бара алмассызмы?» – дип әйтеп салды. Ир кеше ничек каршы килсен инде, хатынының ахирәте дә бит. «Озын юл кыска булыр, барырбыз», – дип куйды.
Асылгәрәйне шәһәргә башка югарырак эшкә чакырганнар икән. Озак та үтми, ул районнан китеп, шәһәргә күченде. Башта хатыны, балалары янына еш кайтып йөрде, аннары: «Авыр эш ардыра, юл йөрү дә читен», – дип кайтуын сирәгәйтте, аннары бөтенләй дә кайтмый башлады.
Шулай кайтмый торгач, Гөләндәм ирен сагынып, күчтәнәчләр алып, юлга чыкты.  Асылгәрәй эшкә киткәнче өлгерим дип, иртәрәк килде, йортны табып кыңгырау төймәсенә басты. Җавап бирүче булмагач, тагын төймәгә басты. Менә әкрен генә атлаган аяк тавышы ишетелде. Ишек ачылып киттте, бусагада эчке киемнән генә Маһрибану пәйда булды.
Гөләндәм әллә нишләде. Аяз көнне күк күкрәп, яшен суккандай булды. Бу вакытта җир убылса, бер дә уйламыйча төшеп китәр иде. Хатын районга ничек кайтып җиткәнен хәтерләмәде, һаман елады да елады.  
Теге вакытта Маһрибануның кыланмышларына исе китмәгән Асылгәрәй аның белән машинада шәһәргә барганда төрле хисләр кичерде.  «Минем тирәдә нигә бутала? Мин буйдак ир дә түгел, яраткан хатыным, балаларым бар, җитмәсә бик яшь тә. Нинди оятсызлык!» –  дигән уйлар башыннан чыкмады. Ә шәһәргә күчкәч, җиңелде. Башка хатын-кызларга күтәрелеп тә карамаган Асылгәрәй Маһрибануның кайнар иреннәрен татып, хисләренә бирелеп, ялгыш юлга кереп китүен сизми дә калды.
Хатын теләгенә иреште. Ире дәрәҗәле эштә, яхшы квартира, чит ил машинасы бар, бакча сатып алдылар. Асылгәрәйнең хезмәттәшләре белән очрашулар, күңел ачулар һ.б. гадәткә кереп китте. Бер-бер артлы ике кызлары туды. Төскә-биткә чибәрләр, әмма икесе дә акыл ягыннан зәгыйфьрәк булдылар. Бигрәк тә зурысы интектерде. Тиз җитлеккән кызый егетләр белән мотоциклга утырып китә, берничә көн өйгә кайтмый. Шуңа да әниләре балаларын ялгыз калдырып чыгып китә алмады, гел сакларга туры килде. Ул борчылды, картайды, элекке матурлыгы җилгә очты. Асылгәрәй һаман яңа үрләр яулады, хәзер аны яшь хатыны да, балалары да кызыксындырмый иде. 
«Бәлки көндәшемне табып, гафу үтенергәдер? Тормышым да җайланыр», – дип тәвәккәлләп районга кайтты, Гөләндәм янына килде. «Хәзер ирем дә юк, кызларым да куандырырлык түгел. Синең рәнҗешең, каргышың төшкән булса, балаларым хакына мине гафу ит. Тормышым рәтләнеп, уңайланып китмәсме», – дип йөрәктәгесен әйтеп салды. 
«Иремне тартып, балаларымны әтисеннән аерып алганда син нәрсә уйладың? – дип салкын гына җавап бирде Гөләндәм. – Балаларым ятим үстеләр. Ирем белән ахирәтем хыянәтеннән түгелгән күз яшьләрем, рәнҗешләрем кызларыңа да төшәр дип кем уйлаган? Аллаһы Тәгалә кешеләрнең кылган яхшылыкларын яхшылык белән кайтарырмын, явызлыкларын җәзасыз калдырмам, дигән бит. Башкача юлларыбыз кисешмәсен», – дип озатып калды.
Маһрибану олыгайган көнендә бу кадәрле бәхетсез булырмын дип бер дә уйламаган иде. Рәнҗеш төшсә, тормыш кайсы ягыңа булса да суга икән. Кеше бәхетенә үрелмәгез. Кешене бәхетсез итеп, үзегез бәхетле була алмассыз. 
(Бу хәл чынлыкта булган хәл. Аны кордашым сөйләде. Исемнәр үзгәртелде). 
Суфиян МИНҺАҖЕВ.

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить