Бәйрәм белән, әниләр!

24.11.2017 14:50 | Балалар почмагы Печать

Әниемнең исеме – Чулпан. Аның мәгънәсе искиткеч: «иртәнге йолдыз» дигәнне аңлата. Әнием үзе дә йолдыз төсле матур, күркәм, өстәвенә бик уңган да. Ул төрле кул эшләре белән шөгыльләнә: тегә, бәйли, сеңелләремә матур заколкалар ясый. Ул пешергән ашлар телне йотарлык. Безне – өч баланы тәрбияләү өчен күпме сабырлык кирәк! Һәр бәйрәмдә мин аңа бүләкләр әзерлим. Әниләр көненә исә аеруча әзерләндем, тырыштым. Бу бәйрәмдә бүләкләрне һәр әни дә алырга тиеш, дип уйлыйм. Иң әйбәте – кулдан ясалган булырга тиеш. Мин яраткан кадерле әниемә сәламәтлек, озын гомер, бәхет-шатлык, әтиебез Рафаэль белән бергә озак яшәүләрен телим. Бәйрәм белән сезне, әниләр!
Арыслан АНГАРОВ, 
М.Җәлил исемендәге 1нче гимназиянең
 7нче сыйныф укучысы.
 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить