Изге теләкләр телим

24.11.2017 14:46 | Балалар почмагы Печать

Изге теләкләр  телим
Әни – җирдә иң газиз, якын кеше. Нинди ягымлы сүз бу! Ул мине тудырган, минем беренче елмаюымны, беренче әйткән сүзләремне ишетеп сөенгән, тәпи атлап китүемне күреп шатланган. Исеме дә назлы һәм матур – Ләйсән –  язнын беренче яӊгыры. Иртән әниемнеӊ ягымлы тавышын ишетүгә, «кызым» диеп дәшүгә, йокыдан уянам да күзләремне ачам. Өйдә тәмле аш исе аңкый. Миңа бик рәхәт... Мин, әнием һәм ике сеӊелем тәмләп чәй эчәбез, серләребез белән уртаклашабыз. 
Ял көннәрендә без саф һавада йөрергә яратабыз. Әнием – бик сабыр, тыйнак кеше. Аның йомшак куллары, ягымлы тавышы миңа шатлык китерә. Мин аңа кулымнан килгәнчә булышырга, аны борчымаска тырышам. Әнием дәресләремне әзерләргә дә булыша: аңлашылмаган сорауларга сабыр гына җавап таба, файдалы киңәшләрен дә бирә. Шуның белән беррәттән, ул сеӊелләремә дә, әтиемә дә вакыт таба. 
Әни безне бик ярата, тигез күрә. 
Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше булган кебек, миңа да үз әнием бик кадерле. Әниле булу нинди зур бәхет! Ярый әле  янәшәмдә син бар, әнием! Сиңа иң изге теләкләр генә телим!
Гүзәл ӘХМӘТҖАНОВА,
13нче гимназия-интернатның 
7нче сыйныф укучысы.
 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить