Бәйрәмгә әзерләнәбез

24.11.2017 14:40 | Балалар почмагы Печать

 Әниеңә чын бәйрәм оештырасың киләме? Ул шатланырлык, горурланырлык, онытмаслык итеп? Берничә киңәш бирәбез, ә син аларны исеңдә калдыр.

Файдалы киңәшләр

Иртән әниеңнән иртәрәк тор.
Әниеңне уятмас өчен әкрен йөр, юкса сюрприз ясап булмаячак.
Аның яраткан ашын әзерлә. Һич югында чәй, кофе яки сок әзерлә. Поднос белән йокы бүлмәсенә алып керсәң дә була.
Әниең яратмаган ризыкны сайлама.
Өйдәге барлык эшне үз өстеңә ал. Әниең ял итсен. 
 
Иртәнге аш
 
Бәйрәм көнне иртәнге ашка җиңел әзерләнә торган рецептны сайла. Мәсәлән, мини-пицца әзерләсәң була. 
Моның өчен:
– 1-2 кисәк ипи,
– сыер мае,
– 1 помидор,
– колбаса, тозлы кыяр, пешкән тавык (кайсы булса да ярый),
– сыр кирәк.
Ипи телеменә бераз сыер мае як, аның өстенә туралган колбаса яки тавык ите, помидор яки кыяр куй, аның өстенә – угычтан сыр  уып сип. Мини-пиццалар тезгән тәлинкәне микроволновкага 
куй һәм  1-2 минут тот.  Вакыты узгач, ал. Ризык әзер!
 https://www.adme.ru/zhizn-semya/7-zavtrakov-kotorye-mogut-prigotovit-deti-868860/ 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить