Бәйрәм белән!

24.11.2017 10:56 | Котлыйбыз Печать

Кадерле хатын-кызлар, сөйкемле әниләр һәм әбиләр! 
Сезне һәрберебезгә дә кадерле гаилә бәйрәмнәренең берсе – Әниләр көне белән чын күңелдән котлыйм! 
Бөек һәм изге ана мәхәббәте барыбызны да бишектән үк җылыта һәм саклый, тормыштагы кыенлыкларны җиңеп чыгарга, уңышка өметләнергә һәм ышанырга ярдәм итә. Кайсы яшьтә булуга карамастан, әниләрнең матур сүзләре, ягымлы карашы, акыллы киңәшләре балага да, олы кешегә дә бик кирәк. 
Бу бәйрәм көнендә Түбән Камада яшәүче барлык әниләргә, әбиләргә һәм булачак әниләргә игелекле һәм зирәк булганнары, безгә күңел җылысы биргәннәре өчен рәхмәт белдерәм. 
Шәһәрдәге һәм райондагы, предприятиеләрдәге һәм оешмалардагы,  иҗтимагый хатын-кыз оешмаларының ана мәхәббәте, наз һәм тугрылык белән беррәттән, үзләрендә эшлекле хатын-кыз сыйфатларын да туплаган  җитәкчеләре адресына зур хөрмәт һәм рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә. Күп балалы аналарга һәм ятим балаларны үз канатлары астына алган хатын-кызларга, әниләргә аерым рәхмәт! 
Сезнең алда башыбызны иябез, кадерле хатын-кызлар. Бәхетле булыгыз! Сезгә тынычлык, гаилә бәхете һәм ныклы сәламәтлек телим! Балаларыгыздан кадер-хөрмәт күреп, алар өчен шатланып яшәгез.
Айдар МЕТШИН,
Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, 
                      шәһәр мэры.

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить