Бурычлымын сиңа, әнием!

17.11.2017 13:30 | Гаилә Печать

Олыгаясың, ахры, әнием. Алтмыш биш яшең тулганчы: «Арыйм, балам», – дип әйткәнең юк иде әле. Быел килеп: «Картаям бит, улым, – дидең. – Сыерны да озаграк сава башладым... Зәй дә ерагайган кебек... Кулларым да әйбер авырлыгын тоя башлады...»
Шул сүзләрне ишеткәч, үткән җәй Кызыл Чапчакка кайтканда авылдашларымның:
– Әниең сылу гәүдәле, билдән түбән төшкән калын толымлы иде. Аның кайчан ятып, кайчан торганын һичкем белмәс – ничә керсәң дә кулыннан эш төшермәс, ифрат егәрле килен иде, – дип, «иде» сүзенә ничектер серле мәгънә биребрәк әйткән сүзләре кылт итеп искә төште.
Чыннан да, олыгаясыңдыр шул, әнием! Әнә бит, озын толымнарың да көмеш җепләргә чуалып, кыска гына үремгә калган. Зиннәт чишмәсенең таң нурларына коенган суы белән генә юынганлыктан, алсуланып торган чибәр йөзеңә вакыт үзенең буразналарын салып үткән. Ә кулларың... Әрем исе, зәһәр билчән яшеле сеңгән, сәнәк-көрәк, юкә дилбегә, урак сабы сөялләндергән кулларыңны уч төбенә алам. Аларда да үткән гомереңнең эзләре бар: бармак бәбәкләрең кытыршыланган, кан тамырларың да ныграк бүртенгән.
Олыгаясыңдыр шул, әнием, олыгаясыңдыр. Шигырь белән язган хатларыңның берсендә:
– Мин картайсам – җир яшәрә, Шул минем сөенечем, – дип юкка гына язмагансыңдыр.
Тик мин сине бүген, әнием, еллар буыннарын шулай бераз каерган, ләкин минем өчен һаман да аккош мамыгыннан да йомшаграк, тәүге кырпак кардан да сафрак, аграк көе сакланган кулларыңнан җитәкләп, яшьлегеңә сәяхәткә алып чыгасым, туган авылыңдагы чишмәле тауның иң биек җиренә күтәрелеп, сине хатирәләр диңгезенә чумдырасым килә. 
– Хәтерлисеңме? Сине – урманга бай булган җирдә үскән кызны, кырыс җилләр шәрәләндергән таулы, бөдрә таллар бизәгән иркен тугайлы як килен итеп төшергән. 
Ялкау килен булмагансың син. Ерак булса да, такта чәйне дә куе итеп чыгара торган түбән оч Сираҗетдин коесына көн дә суга баргансың. Юл уңаенда көянтәңне иңеңә күтәргән көйгә, үзең салган сукмактан Акбаш тавына күтәрелгәнсең. Күтәрелгәнсең дә, кулларыңгы маңгаеңа куеп, Зәй буйларына карый-карый, үзең туып-үскән якларга охшаш төсмерләр эзләгәнсең.
Таң сарысы коелмас борын ук йокың туйдырып, килен өлешенә төшкән йорт эшләрен башкарып куйгансың. Самавырың кайнатып, ашың пешереп, каенанаң урыныннан торганчы табын әзерләргә дә өлгергәнсең. Кыйблага каратып салынган кабык башлы өйнең идәннәрен, болдырларын көн дә комлап юып, сары балавызга әйләндергәнсең. Каенанаң тирләп-пешеп бер самавыр чәй эчкән арада, йә әтиемнең, йә каен-атаңның сатин күлмәкләре якасына, җиң очларына күз явын алырлык чәчәкләр нәкышларга да өлгергәнсең. 
– Алтын икән киленеңнең куллары, – дигәннәр дәү әниемә.
Күрше карчыклар син кояш яктысында күз чагылдырырлык шоп-шома итеп акшарлаган мичне кытыршы куллары белән сыпырып-сыпырып караганнар да, мактау сүзләре табалмагандай, тел шартлата торган булганнар. 
– Аяк-кулларың сызлаусыз булсын, – дип теләгәннәр сиңа.
Чүпрәләп, күпертеп син пешергән икмәкнең, урта авырлыктагы киледә генә төеп, җылымса суда изеп, юка гына итеп пешергән тары коймакларының тәме үзе ни торган!
– Бибикамал килен салган икмәк уңган була, шуның бер сыныгын гына ашасам да савыгырмын кебек, – диючеләр дә булган авырган чакларында.
Килгәннәр. Син – юмарт куллы килен, бер телем, бер кыерчык кына түгел,  күз нурларыңны кушып суккан шакмаклы  ашъяулыгыңа бер бөтен икмәк төргәнсең дә:
–Кирәк булса, тагын да рәхим итегез! – дип озатып калгансың.
Минем балалык хәтерем сине бер караңгыдан икенче караңгыгача басуда чүп утаучы итеп тә, көлтә бәйләүче итеп тә күз алдыма китерә. Унбишәр-унсигезәр сыерын да саудың, бригадир да булдың, авыр сугыш елларында ферма мөдире дә идең син... Кайда куйсалар, шунда тырышып эшләдең. Әмма безнең өчен һәрчак иң изге күңелле, балалар хакына барысын да эшләргә әзер торган олы йөрәкле ана булып калдың.
Без синең шул еллардагы батырлыгыңның шаһитлары булдык. Баш иябез синең алдыңда, әни!
Күңелеңнең киңлегенә, зиһенеңнең камиллегенә таң калырлык. Синең өлешкә, ике-өч бала анасы булгач кына «ликбез»га йөреп, хәреф аерырга өйрәнү бәхете төшкән. «Балаларымны ничек тә бәхетле итәрмен», – дип ант иткәнсеңме, әллә шул чакта ук яңа тормыш төзү өчен укымышлы кешеләр кирәклеген тойгансыңмы – үзеңә авырга килсә килде, әмма балаларыңның барысын да укытып, кеше иттең.
...Чишмәле таудан төшеп киләбез. Син минем башымнан сыйпыйсың, аннары кулларыңны акрын гына иңбашыма төшерәсең һәм ... бәләкәй чактагыча туп-туп китереп аркамнан сөя башлыйсың... Миңа шундый рәхәт! Мин дөньяга килгән сәгатьтән бирле синең кулларыңның җылысын тоеп яшим. Мин синең баш балаң булып тууым өчен дә чиксез шатланам. Икеләтә горурланам! Чөнки мин синең кулларың җылысын башка балаларыңа караганда күбрәк тойдым, күбрәк алдым. Рәхмәт сиңа, әнием! Мин синең алдыңда ифрат та бурычлымын!
Федор ЕРМАКОВ.

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить