Комбайнчыларны бүләкләделәр

17.11.2017 09:45 | Авыл сулышы Печать

Комбайнчыларны бүләкләделәр
Районыбызның ике комбайнчысы республика башкаласында Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кулыннан 100әр мең сум күләмдә акчалата бүләк алды.
Исегезгә төшерәбез: Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов агымдагы елның урып-җыю кампаниясендә республика иген кырларында эшләп, югары күрсәткечләргә ирешкән 200 комбайнчыга  премия бирү турында карар кабул иткән иде. Һәм менә Казанда «2017 елның иң яхшы комбайнчысы» республика конкурсына йомгак ясалды. Шунысы куанычлы: әлеге премиягә районыбызның «Союз-Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең «Прикамский» региональ җитештерү комплексыннан 3986 тонна ашлык суктырган Владимир Копанев  һәм 3359 тонна ашлык суктырган Нәкыйф Әхмәтшин лаек булган. 
Фотода: В.Копанев урып-җыю вакытында.

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить