Эшмәкәрлеккә ярдәм йөзеннән

14.11.2017 09:50 | Кичә, бүген, иртәгә Печать

Мәскәүдә Моношәһәрләр үсеше фонды күзәтү советының утырышы узды. Түбән Кама делегациясе составында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы  Айдар Метшин һәм Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары  Радмир Беляев та бар иде.
Утырышта Түбән Кама һәм Яшел Үзән шәһәрләренең моношәһәр буларак үсеш перспектиалары турында сөйләштеләр.  Аның нәтиҗәсе буенча, «Түбән Кама» промышленность паркының инженер инфраструктурасын төзүгә бирелгән гариза расланды. Аның гомуми бәясе 378 миллион сум тәшкил итә: шуның 335 миллионы – Фонд акчасы, 17 миллион Татарстан бюджетыннан биреләчәк, калганын инвесторлар кертәчәк.  
Исегезгә төшерәбез: «Түбән Кама» – шәһәрдәге беренче промышленность паркы. Анда эшмәкәрлек белән шөгыльләнү өчен барлык уңайлыклар да тудырылачак. Биредә бердәм системасы булган дистәләрчә  заманча предприятие булачак дип планлаштырыла. Паркның төп идеясе: җитештерү эшен «нуль»дән башлап җибәрү өчен уңайлы шартлар тудыру. Хәзерге вакытта тугыз кеше «Түбән Кама» паркында үз эшләрен башлап җибәрү теләген белдергән.  

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить