Бакчаларда кайчан тәртип булыр?

08.11.2017 11:33 | Әйтер сүзем бар Печать

Бакчаларда кайчан тәртип булыр?
1993 елда шәһәр халкына Борок авылы янындагы уңдырышсыз җирләрдән бакчалар өчен җирләр бүлеп бирелде. Табигате бик матур, һавасы чиста, тирә-яктан нарат урманы әйләндереп алган. Бакчачылар тырышып эшләп, җир кишәрлекләрен гөлбакча иттеләр. Зур уңыш алу өчен, иртә яздан башлап, көзнең соңгы көннәренә кадәр армый-талмый хезмәт куялар. Шуңа карамастан, тирә-як авылларда яшәүче соры-кортлар, әрәмтамаклар, эчкечеләр бакчачыларга тынгы бирми: җиләк-җимешме, яшелчәме, тимер баганалармы, виноград үсентеләреме – барысын урлый. Тәрәзә-ишекләрне ватып кереп, талап чыгалар. Бакчачылар зар елый. Аларның күбесе пенсия яшендә, шулай да бакчада эшләргә тырышалар. Кеше әйберенә тиючеләр гөнаһыдан да курыкмый. Автобусны көткән арада бакчачылар бер үк темага сөйләшә: тагын кемнең нәрсәсен алып чыкканнар?
Күршемнең ире инфаркт кичерде, урын өстендә ята. Хатыны бакчада ялгызы эшли. Аннары кайтып ирен тәрбияли. Беркөн бакчасына төшсә, телсез кала – бәйләп куйган виноград куакларын кисеп, тамыр өлешен казып алып киткәннәр. Тәрәзәсен ватып, өен дә «тентеп» чыкканнар. Күршем күпме күз яше түкте. 
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның 2017 елның язында «Бакчачылык ширкәтләрен төзекләндерү турында»гы карары чыкты һәм һәрбер төбәккә акча бүлеп бирелде. Безнең «Яңа массив» ширкәтендә дә электр үткәрү өчен баганалар утырта башладылар, ләкин эш бик әкрен бара. Юлларга килгәндә – чокыр-чакыр, машинаның асты җиргә тия. Моңзарларыбызны кемгә сөйләргә? Бакчачылык ширкәте рәисенең исемен дә белмибез.   Ә менә бакчаларны су белән тәэмин итүче Александрны яхшы беләбез. Аңа рәхмәтебез чиксез зур.  Урамнар буенча йөреп, тишек торбаларны ямыйлар, бакчачыларга киңәшләрен бирәләр. Электр кертә башлагач, ташландык бакчалар соңгы вакытта кимеде. Әйбәт шартлар булса, халык эшләячәк. 
15 октябрьдә бакча сезоны ябылды. Башка елларга караганда быел автобусларны ярты айга озаграк йөрттеләр. Шәһәр һәм ПАТП җитәкчеләренә олы рәхмәтләребезне белдерәбез. Автобуслар йөрүдән туктаса да, бакчада эш бар. Кама Аланы автобусы белән Байданкино авылы тукталышына кадәр барабыз, аннары чәчүлек кырлар аша салынган юлдан бакчага ике километр җәяү барасы бар. Шулкадәр тигез, матур чәчүлек кырларын тирә-як авыллар халкы шундый мәсхәрә иткән. Биредә чүп-чар, сарык тиреләре, мәче үләксәләре һ.б. аунап ята.   Түбән Кама шәһәрендә тирә-як мохитне саклау үзәге эшли бит, алар килеп карасалар, гаҗәпкә калырлар иде. 
Машиналар, краннар белән бакчаларны таларга китәләр. Капкаларны, баганаларны, зур су савытларын суырып алалар. Йортсыз-җирсез эчкечеләр бакчаларда яши. Аларны тикшерүче дә, туктатучы да юк.  
Бакчалар өчен вакытында түлибез, ләкин тиешле уңайлыклар тудыру турында уйлаучы гына юк. Безнең зарны шәһәр башлыклары ишетерләр, уңай якка хәл итәрләр дип уйлыйбыз. Бакчачылык ширкәтләре рәисләре шәһәр җитәкчеләре, кешеләр белән тыгыз элемтәдә эшләсәләр, мондый кимчелекләр булмас иде. Әгәр бу тәртипсезлекләргә юл куелмаса, алга таба республика җитәкчеләренә дә мөрәҗәгать белән чыгарга уйлыйбыз. 
    «Яңа массив» ширкәтенең 35 бакчачысы исеменнән,
М.Шәфыйкова, Л.Сидорова, О.Савченко, Г.Зиятдинова, Ф.Исламова. 
Фото pinme.ru. сайтыннан алынды.

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить