Бәйрәм белән!

03.11.2017 08:56 | Котлыйбыз Печать

Кадерле  түбәнкамалылар!
Иң әһәмиятле дәүләт бәйрәмнәре – Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән сезне чын күңелемнән котлыйм.
Яшьләребезнең, диннәребезнең, һөнәрләребезнең, тормыштагы омтылышларыбызның төрле булуына карамастан, без барыбыз да – кече һәм зур Ватаныбыз язмышы өчен җаваплылыгыбызны тирән аңлаучы бердәм халык. Шуңа күрә һәрберебез өчен ике бәйрәм дә әһәмиятле, чөнки алар илебез һәм республикабыз үсеше тарихын искә алып ихтирам итү билгесе. Бу – үткәнне, бүгенгене һәм киләчәкне бергә бәйләүче тарихи нигез.
Шәһәрнең беренче төзүчеләре нигез салган күркәм традицияләрне саклау, телләре, диннәре һәм карашлары башка булган кешеләрнең яшәү рәвешләренә ихтирам белән карау без – түбәнкамалылар өчен зур әһәмияткә ия. Бу – һәркемнең иминлегенә ныклы гарантия, хезмәттә һәм иҗатта үз сәләтеңне тормышка ашыру мөмкинлекләре бирүче Түбән Кама җиренең  тотрыклы һәм алга таба уңышлы үсешенә дәлил. 
25 ел элек кабул ителгән һәм безнең регион өчен төп закон булган Татарстан Республикасы Конституциясе республикабызда җирле үзидарә үсешенә һәм һәрбер кеше иминлегенә нигез булып тора. 
Барыгызга да ныклы сәламәтлек һәм муллык телим. Һәр эшегездә һәм яхшы башлангычларыгызда уңышлар юлдаш булсын, гаиләләрегездә тынычлык һәм үзара килешү хөкем сөрсен, ә тотрыклылык киләчәккә ышаныч белән карарга булышсын!
Айдар МЕТШИН,
Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, 
                      шәһәр мэры.

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить