Көрәшче уңышы

02.11.2017 13:14 | Спорт Печать

Шәһәребездәге 29нчы мәктәпнең дүртенче класс укучысы, «Шинник» спорт комплексында көрәш белән шөгыльләнүче Булат Гәрәев узган шимбәдә Мамадышта үткәрелгән ярышта уңышка иреште.
Шул районның татарча көрәш буенча танылган батыры Рафаэль Мөхәммәтшин истәлегенә багышланган, инде традициягә кергән республика яшьләр турнирында безнең Булат үз авырлык үлчәвендә икенче призлы урынны алды. Малайны көрәш серләренә әтисе – «Шинник» спорт комплексының көрәш бүлеге өлкән тренеры Илнар Гәрәев өйрәтә.
«Шинник» спорт комлексының матбугат хезмәте.

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить