Хроматографны «йөгәнләдем»

18.10.2017 13:10 | Әйтер сүзем бар Печать

Өлкәннәр көне уңаеннан, Халык иҗаты йортында уздырылган очрашуга барган идем. Кеше күп, тик араларында бик якын танышларымны очрата алмадым. Өйгә кайткач та шул хакта уйланып утырдым. Аннары эшемә бәйле вакыйгалар искә төште дә, шуның берсе турында язарга булдым. 
Үземне оста дип әйтә алмасам да, бераз тәҗрибә туплаган чак. Цехларда көйләп җибәрү эшләре бара. Без, контроль-үлчәү приборларын ремонтлаучылар, бу вакытта технологларның уң кулына әйләнәбез. Инде беренче смена эш сәгатен төгәлләп кайтып китте. Көндез эшләүчеләргә дә күп калмады. Тик, ни хикмәт, процесс бармый гына бит. Әлбәттә, зур линияләрдә продукт тыгылулар булгач, ул безнең приборларга килә торган нәзек линияләргә дә килеп эләгә. Цех начальнигы һәм аның урынбасары: «Производствоны эшләтеп җибәрү өчен менә бу хроматографны ремонтларга кирәк. Ул – иң мөһим прибор», − диделәр. 
Аларны эшләтеп җибәрү өчен шактый вакыт кирәк. Ул  – төгәл эшләсә, процессның нинди хәлдә булуын тиз күрсәтә, шуның буенча аппаратчы процессны кирәкле якка үзгәртә ала. Ә инде шул ук продуктны контейнерга салып, лабораториягә алып барсаң, берничә тапкыр күбрәк вакыт сарыф ителә. Ярый ла контейнер эчендә процесс туктап калмаса. Анализ дөрес килеп чыкмаска 
да мөмкин бит. Шуңа да хроматограф линиядә торса, эшләргә уңайлырак, чөнки аппаратчы процессның кайсы якка үзгәрүен күреп тора, тиз арада төзәтмәләр кертә. 
Цех начальнигының тел төбен аңладым: сменадан соң калып эшләргә кирәк. Ә минем институтка барасым бар. Расписание буенча ул көнне 3 лекция. Тик мондый чакта эшне дә ташлап китә алмыйм. 
Аппаратчылар, слесарьлар   тыгылган торбаларны чистартканнан соң, установканы эшләтеп җибәрә башладылар. Минем хроматограф та берничә анализны күрсәтә дә тыгыла. Яңадан көйләргә кирәк, элек көйләгән циклга вакыт буенча сыеша алмый. Авыр компонентлар колонка аша узып җитешми, ә автомат режим икенче дозаны кертә башлый. Бер смена эчендә нәрсә эшли алырмын икән? Баш ватам. Көндезге сменада эшләүче белгечләрне көтмәссең бит инде. Димәк, үземә тотынырга. Кулыма секундомер алып, хроматограф янына килеп утырдым. «Кул режимы» белән килеп чыкты. Инде автомат режимга күчәргә кирәк. Моның өчен йодрыкчыкларны (кулачки) бер-бер артлы күчерергә кирәк. Хәзер бу эшне контроллер тиз арада хәл итә, ә ул елларда алар юк иде бит. 
Вакыт бара. Инде икенче смена да алышынды. Ә мин һаман йодрыкчыкларны күчерәм. Цикл кырык минуттан артык. Дистәгә якын йодрыкчыкны бер-бер артлы күчергәнче, таң ата башлады. Шөкер, калибровка да бозылмады. Процесс китте. Компонентларның процент күләмен белеп була, технологик процесс тиешле юнәлештә бара. 
Шулай итеп, ул төнне мин теория буенча гына белгән «кире өрдерү» ысулын кулландым. Ә бит ул әле практикада кулланылмый иде, бигрәк тә производстволарны торгызу елларында. Хезмәтемнең нәтиҗәсе булгач, аруны да оныттым. 
Васил КАМАЛОВ.

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить