Көзге яфрактан кул эшләре

09.10.2017 13:36 | Балалар почмагы Печать

Көзге яфрактан кул эшләре
Көз җитте. Агачлардан яфраклар коела. Моңсуланмыйк, әлеге яфраклардан бик күп кирәкле әйберләр ясап була. Мисал өчен, ваза.
Моның өчен  җилем һәм пумала, кабартылган шар, вазелин, кайчы, өрәңге яфраклары кирәк булыр. 
1. Шарны үзеңә кирәк зурлыкта тутыр.
2. Аның өстен яхшылап вазелин белән сыла, моны соңыннан яфраклар шардан җиңелрәк аерылсын өчен   эшләргә кирәк.
3. Шарны әйләнмәслек итеп беркетеп куй. Яфракларны, башта җилем сылап,шарга ябыштырып бар. Ваза нык булсын өчен берничә катлам яса. 
4. Соңгы катлам ябыштырылгач, өстеннән тагын бер мәртәбә җилем белән йөртеп чык һәм өч тәүлеккә кибәргә калдыр.
5. Өч тәүлек узгач, шарны шартлат яки һавасын чыгар. Ваза әзер.
 
***
Яфраклар белән фоторамканы да бизәргә була. Үз кулларың белән ясалган әйбер якынрак та, матуррак та була ул. Бу эштә әти-әниең яки әби-бабаң ярдәм итсен.
Аның өчен безгә тыгыз катыргы, җилем, төрле яфраклар, карандаш, кайчы кирәк булыр.
Эшне башлыйбыз:
1. Катыргыдан үзең теләгән зурлыкта квадрат яки турыпочмаклык кис. Үзәктә фото ябыштырырлык урын калдырырга онытма. 
2. Рамканы чорнап куяр алдыннан яфракларны бераз кайнар суда тот. Болай иткәч, алар йомшаграк булыр һәм ертылмас.
3. Тирә-ягына җилем сылап, яфракларны рамкага ябыштыр, очларын икенче якка чыгарып, шулай ук ябыштырып куй. Эш тәмамлангач, яфраклар яхшы итеп ябышсын өчен рамка өстенә пресс куй, мәсәлән, берничә авыр китап.
4. Рамка кипкәч, фотоны скотч белән ябыштыр. Рамканы махсус лак белән буясагыз төсе дә ачыграк була, озаграк та торачак. Лак белән урамда эшләү зарур. Рамканы яфрактан гына түгел, башка табигый материаллардан да ясарга була.
Ә сез, көз бүләкләреннән нәрсәләр ясадыгыз? Фотоларыгызны Этот e-mail адрес защищен от спам-ботов, для его просмотра у Вас должен быть включен Javascript сайтына җибәрегез.

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить