Бу кызыклы:

06.10.2017 13:09 | Балалар почмагы Печать

Бу кызыклы:
– Җир йөзендә ничә тел бар? Моңа берәү дә төгәл генә җавап бирә алмый. «Хәрәкәттәге» 4 мең 200 телнең нибары 500е генә яхшы өйрәнелгән.
– Иң авыр телләрнең берсе – кытай теле, иң җиңеле – гавай теле (полинезия диалекты) санала. 
– Папуада (Яңа Гвинеяда) өч миллион тирәсе кеше яши, алар 110 диалектта сөйләшә. Һималайларда  – 160, Африкада 280 диалект исәпләнә.
– Кулланылышта иң еш булган сүз – инглиз телендәге «sеt» сүзе. Ул, исем буларак, 58 мәгънәдә, фигыль буларак, 126 мәгънәдә кулланыла.
– Дөньяда 65 төрле алфавит бар. Иң беренче борынгы алфавит үрнәге Сириядәге Унгарит (хәзерге Рас-Шарта) шәһәрендә табылган. Аның барлыкка килү вакыты безнең эрага кадәр 1450 ел тирәсе дип исәпләнә.
– Иң күп хәрефле (72) алфавит  Камбоджадагы кхмер телендә генә бар. Иң аз, 11 хәрефе булган алфавит Бутенвиль утравында яшәүче ротокас кабиләсендә. 
– Телләрнең иң күп саны Папуа-Яңа Гвинеяда теркәлгән. Биредә дөньядагы барлык телләрнең 10 проценты, башкача әйткәндә, 500гә якыны  шунда тупланган.
– Иң катлаулы тел булып Дагестандагы табасаран теле санала. Анда килешләр саны гына да 48гә җитә.
– Дөньядагы иң сирәк аваз – «рҗҗ» авазлары кушылмасыннан торган аваз.
– «а» авазыннан башка бер тел дә юк. Иң борынгысы «о» авазы икән. Әмма сузык булганга  түгел, «о» авазы безнең эрага кадәр 1300нче ел тирәсендә финикиялеләр алфавитына кертелгән һәм бер дә үзгәрмичә бүгенге көндә дә кулланыла.

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить