котлау

08.09.2017 09:07 | Котлыйбыз Печать

котлау
Бәйрәм белән!

Хөрмәтле түбәнкамалылар!

Шәһәребез тарихы битләрен актарганда, без истәлекле даталарга, һәрберебезгә аеруча якын булган хатирәләргә кабат һәм кабат тукталабыз.
2017 ел – алардан берсе, шәһәрне булдыручы баш предприятие – «Түбән Кама Нефтехим»ның ярты гасырлык юбилеен каршылый торган вакыт. Данлы нефтехимиклар коллективы тантанасы – һәрберебез өчен зур шатлык, чөнки без һәрвакыт Түбән Камада матур шәһәр төзегән һәм куәтле производство комплексы булдырган бердәм, дус гаилә булып калабыз.
8 сентябрьдә Түбән Камада Шәһәр көнен һәм «Түбән Кама Нефтехим» предприятиесенең 50 еллык юбилеен берләштергән масштаблы бәйрәм булачак. Без һәр түбәнкамалыны, әлеге кабатланмас һәм истә калырлык тантанага килеп, шатлыкны уртаклашучылар сафында күрергә телибез.
Бу әһәмиятле вакыйганы бергә бәйрәм итү һәм  түбәнкамалыларның зур һәм дус гаиләсе атмосферасын тагын бер кат тою өчен һәркемне бәйрәмгә чакырам. 
Айдар МЕТШИН,
Түбән Кама муниципаль 
              районы башлыгы, 
                      шәһәр мэры.

Еще в этой категории: « Бәйрәм белән! котлыйбыз »

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить