Бәйрәм белән!

06.09.2017 10:39 | Котлыйбыз Печать

Хөрмәтле хезмәттәшләр! Хөрмәтле түбәнкамалылар!
«ТАИФ-НК» компаниясе һәм шәхсән үз исемемнән сезне Шәһәр көне белән котлыйм!
Түбән Кама  – яшь, заманча, күп яклары белән үзенчәлекле шәһәр. Биредә шәһәрнең тарихын барлыкка китергән искиткеч  кешеләр яши һәм яшь буын  аларның эшен лаеклы төстә дәвам итә.  Шушы бәйрәм көннәрендә шәһәрнең эре предприятиеләреннән берсе – «Түбән Кама Нефтехим» гавами акционерлык җәмгыяте дә үзендә беренче продукция җитештерә башлауның 50 еллыгын билгеләп уза. Барлык хезмәткәрләрне һәм компания ветераннарын шушы  истәлекле көн белән  котлыйм!
Әлеге ике бәйрәмне биш дистә ел дәвамында берләштереп, билгеләп үтәбез. Нәкъ менә  химия комбинаты төзелү нәтиҗәсендә бүгенге көндә Россиянең нефть химиясе башкаласы булып исәпләнүче нефтехимиклар шәһәре – гүзәл Түбән Кама үсеп чыкты! Сәнәгатьнең  куәтле  потенциалы шәһәргә даими рәвештә үсү өчен кирәкле этәргеч бирә. Бердәм тырышлык белән шәһәр яңара, яхшыра бара һәм кешеләргә яшәү өчен тагын да уңайрак шартлар тудырыла. Бүгенге көндә Түбән Камада горурланырлык нәрсәләр күп: югары технологияле сәнәгать, социаль-икътисадый тотрыклылык,  һәрчак үсештәге инфраструктура, бай мәдәният һәм спорт потенциалы – болар аның заманча йөзенең төп билгеләре.  
Хезмәт сөючәнлек һәм максатчанлык киләчәктә шәһәрнең алга таба үсешенә һәм анда яшәүчеләрнең мул тормышына китерсен. Бу бәйрәм көнендә барлык түбәнкамалыларга иминлек, бәхет, күңел күтәренкелеге һәм яңадан-яңа уңышлар телим!
Р.Р.ШӘМГУНОВ.
ТАИФ-НК» ачык 
акционерлык җәмгыяте
генераль директоры
 
 

Еще в этой категории: « Котлыйбыз! котлау »

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить