Котлыйбыз!

05.09.2017 14:32 | Котлыйбыз Печать

Котлыйбыз!
Келәтле авылында яшәүче кадерле әниебез, әбиебез Матрёна Иванова Павлованы олы юбилее  –90 яше белән чын күңелдән котлыйбыз. Әниебез, безгә ныклы таяныч булганың, «балаларым, оныкларым» дип өзелеп торганың, төпле киңәшләрең, ярдәмең, сабырлыгың өчен мең-мең рәхмәт. Сиңа саулык-сәламәтлек телибез. 
Әниебез, безнең кадерлебез,
Без бәхетле җирдә син барга.
Фәрештәләр кунсын иңнәреңә
Туган көнең белән котларга.
Төрле чакны күргәнсеңдер, әни,
Йөрәгеңдә күптер яра да.
Киңәшчебез, терәгебез булып
Озак яшә безнең арада.
Иң изге теләкләр белән ике кызың, ике киявең, улың,
киленең, барлык оныкларың һәм оныкчыкларың. 

Еще в этой категории: « Котлыйбыз! Бәйрәм белән! »

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить