Котлыйбыз!

05.09.2017 11:26 | Котлыйбыз Печать

Котлыйбыз!
Түбән Уратмада туып-үсеп, әле дә шунда гомер кичерүче Фоат Габделгани улы ЙОСЫПОВны 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
Кадерле әтиебез, бабабыз, сине гомер бәйрәмең, шушы олы юбилеең уңаеннан чын күңелдән тәбриклибез. Сиңа нык сәламәтлек, озын гомер, әниебез, әбиебез Гамбәрия белән тыныч тигез картлык телибез.
Әтиебез – безнең кадерлебез,
Без бәхетле җирдә син барга.
Фәрештәләр кунсын иңнәреңә
Туган көнең белән котларга.
Төрле чаклар күргәнсеңдер, әти,
Йөрәгеңдә күптер яра да.
Киңәшчебез, терәгебез булып
Озак яшә безнең арада.
Парлап канат кагу җиңелрәк,
Тормыш сезне ялгыз итмәсен.
Тормыш чишмәләре чылтырап аксын
Мәңге-мәңге суы кипмәсен.
Иң изге теләкләр белән, балаларың, кияү-киленнә-
рең, оныкларың. Бу теләкләргә әниебез дә кушыла

Еще в этой категории: « Котлыйбыз! Котлыйбыз! »

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить