Аллаһы могҗизасы

23.06.2017 11:21 | Догалы өй Печать

Аллаһы могҗизасы
Гадәти бер көн. Юлда бер ир бара. Ул мизгелләр эчендә тормышына таудай ишеләчәк кайгыдан, озын-озак утыз елга   үзенең караңгылыкка чумачагыннан әле бихәбәрдар.  Күңеле тәмле ризык исе таралган өенә, үзен сагынып көтә торган хатыны янына ашкына. Шулчак ул юлда бер бала өстенә авыр йөк төшкәнен күреп ала һәм шул якка ыргыла. Бар көченә сабыйны этеп җибәрә, ә  үзе читкә тайпылырга өлгерми... 
Ул исән кала, әмма сукырая. Кайсы табибларга гына күренсә дә, сүз берләшкәндәй, барысы да бер сүзне кабатлый: «Өмет юк, могҗиза булса гына инде».
Көн яктысын да, әти-әнисенең йөзен дә, хатынының күзләрен дә, сайрар кошларның күк йөзендә канат кагуларын да – берсен дә беркайчан да күрмәячәк! Дөньясын каплаган дөм-караңгылыкта хатынының сиздермәскә тырышып үксүе йөрәген әрнетә дә, улының: «Әти, әти, кара әле, мин бүген «5»ле алдым. Укытучы апа көндәлегемә «Булдырасың!» дип язып та куйды. Әти, кара инде...»,  дип янында бөтерелүе җанын телгәли... Юк, башкача бу газапларны күтәрерлек хәле дә, көче дә, теләге дә юк! Китәргә, мәңгегә китәргә!..
 Соңгы адымга барудан аны хатынының ярату тулы сүзләре, назлы куллары, ышанычы коткарып кала.  Үзе дә сизмәстән, ул Аллаһыга ялвара башлый: «Үз нигъмәтең булган көн яктысын күрү бәхете бир, Раббым!  Хәләл җефетемне, балаларымны, күк йөзен, йолдызларны күрәсем килә.  Элек мин, күзле килеш күзсез булганмын, барысына да  маңгай күзе белән генә караганмын. Кәгъбәтулланы үз күзләрем белән күрү бәхете насыйп ит, Раббым».  Озын көннәр буе Аллаһыга ялвара-ялвара, аның күңел күзе ачыла, ул намаз укый башлый. Намаз укыган саен күңеле сафлана, ышанычы ныгый бара...  Караңгылыкка күмелгән дөнья да бер урында гына тормый, ай арты ай, ел арты ел уза.  Бер дисбе-гә тезелгән еллар инде утызга җыела.
Һич көтмәгәндә, салкын көзге көннәрнең берсендә, шәгъбан ае азагына якынлашып, бар да Рамазанны көтү ләззәте кичергән бер мәлдә  җир тетри башлый. Сукыр ирнең дә хатыны һәм балалары тизрәк өйдән чыгу ягын карыйлар. 
Улларының көчле кулларына тотынып урамга чыккан чал чәчле сукыр ир, барысын да шаккатырып, күк йөзенә текәлә, аннан соң, хатынына төбәлә дә, эндәшә: «Кадерлем, чәчләрең чаларып беткән икән бит...»  
 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить