Милләткә хезмәт итүче көч-куәт ияләренең хаклары

28.04.2017 13:30 | Догалы өй Печать

Бу вәгаземдә ярдәмгә мохтаҗ катламның хакы түгел, киресенчә, шул мохтаҗларга ярдәм кулы сузучыларның хаклары  турында сөйләргә ниятләдем. Әйдәгез, зәгыйфьләр түгел –  ә көчлеләрнең, арттан иярүчеләр түгел – башкаларны ияртеп баручыларның, өммәтне, милләтне алга әйдәүчеләрнең хакларына бераз тукталып китик. 
 
Сөбханаллаһ, шәригатьтә каралган хакларга күз салыгыз: фәкыйрь-мескеннәр, тол хатыннар, атасыз калган ятимнәр, юл мәшәкатенә дучар мосафирлар, бәла-казага тарыган кешеләр, залим тарафыннан кимсетелгәннәр (мәзлүмнәр), урын өстендәге чирлеләр, чал чәчле өлкәннәр һәм сабыйлар хакы...
 
 Болар турында галимнәр күпме китап язган, имамнар минбәрләрдән күпме вәгазь сөйли?! 
Күп нәрсәне белеп торучы «Гугл» хәзрәткә «зәгыйфьләр, фәкыйрьләр хакы» дип кертсәң, шулкадәр күп мәгълүмат табасың. Әмма, «байлар хакы», «көч-куәт ияләре хакы» дигәч, интернетта әллә ни күп нәрсәгә юлыкмыйсың. 
 
Ни өчен дини язмаларда зәгыйфь катламның хаклары турында  күп языла, ә көч-куәт ияләренең хаклары бик аз искә алына? Ә бит нәрсә булса да, шуларга чабабыз: «Зәкәтеңне түләдеңме? Зәкәт – һәр мөселман баена фарыз»,  «Әйдә, мәчет салырга ярдәм ит әле!»,  «Бер балага операция ясатабыз»,  «Бер гаиләнең өе янып беткән»... Әле моның ише хәйрия эше белән хөкүмәт өлешен түләгәннән соң гына шөгыльләнеп була бит. Хөкүмәт тә эш адәмнәрен артык иркәләми: «Декларация тутыр», «Салымыңны түлә», «Сабантуйга өлеш керт», «Яңа елга чыршы куй», «Машинаңа күбрәк төягәнсең, ясагыңны түлә!»  Транспорт салымы һ.б...
Кыскасы, «Сез, эшкуарлар безнең алда муеннан бурычлы».  Ә  без аларга нәрсә тиеш? Тупны бер капкага гына тибү дөрес түгел,
һәрнәрсәдә гаделлек кирәк. Көч-куәт әһелләренең, өммәтебезгә хезмәт итүчеләрнең халык өстендә нинди хаклары бар? 
Еш кына, «Ходай каршында барысы да тигез», дигән сүзне ишетергә туры килә. Шиксез, Аллаһы каршында, Аның шәригате каршында – кешеләр тигез. Акчасы күп яки дәрәҗәсе зур булганга карап кына, беркемнең дә өстеннән фарыз төшми, хәрәм  дә хәләлгә әйләнми. 
Әмма    һәр урында, һәр җирдә  кешеләрне  бер калыпка салып тигезләү гадел  булмый.  Сөекле пәйгамбәребез: «Кешеләргә үз урыннарын бирегез»,  дигән (Әбү Даут риваяте).  
Динебез һәркемгә үз дәрәҗәсенә карап лаеклы урынын бирергә өйрәтә. Өлкән кеше белән яшь кеше, галим белән надан, тырыш белән ялкау бер дәрәҗәдә була алмый.  Шуңа да кайберәүләрнең, «диндә барысы да тигез», дигән сылтау белән хөрмәт иясен хөрмәтләмәүләре – наданлыктан,  әдәпсезлектән. 
 «Тарихны шәхесләр ясый», дигәннәр. Аллаһы, Үзенең хикмәте белән, һәр халык өстеннән аларны җитәкләүчеләрне –  алга этәрүче  яки упкынга илтүче  шәхесләрне куя. 
Аларга арбаны тарту өчен көч-куәт, малмөлкәт бирә. Бу – Аллаһы куйган тормыш кануны.  Сөекле пәйгамбәребез, хәтта, сәфәр кылганда да арадан җитәкче куярга, аңа иярергә кушкан һәм: «Әгәр өч кеше сәфәргә чыксалар, арадан берсен әмир итеп сайласыннар»,  дигән (Әбү Даут риваяте).
Төгәл 100 ел элек илдә җәмгыять системасы үзгәреп,  социализм килгәч, «без бар халыкны тигезлибез»,  дип, гади халыкны өметләндерәләр. Хәзерге Сарман районы, Яхшыбай авылында XIX гасыр азагы XX гасыр башында авылны тотып торучы, тирә-юньдәге  мәчет-мәдрәсәләргә ярдәм итүче Мортаза Мусин яшәгән. Үзеннән соң,  васыять итеп, дин-мәчетләргә 90 мең сум вакыф акчасы калдырган. Шул Мортаза хаҗи мәшһүр «Әль-Иткан» тәфсирен язган Шәйхелислам Хәмидине үз авылында имам итеп тоткан, аңа барлык мөмкинлекне тудырган. «Гаетләрдә ат арбасына күчтәнәчләр төяп авыл буйлап тарата иде»,  дип сөйли торган булган бабаемның әнкәсе. Хөкүмәткә сәвит власте килгәч, шул авылның бер кешесе әйтә икән: «Бу сәвит власте халыкны тигезлибез дигәч, мин ничек Мортаза кадәр мал асрый алыйм, аның кадәр иген үстерә алыйм дип, бик кайгырган идем. Безне – аларга түгел, ә аларны безгә тигезләүләрен ишеткәч, тынычландым». 
Чыннан да, нишләптер, коммунистлар ярлыларны байларга тигезләргә ашыкмадылар. Киресенчә, байларны хәерчегә әйләндерделәр. «Кулак», «халык дошманы» кебек гаепләүләр тагып, кулыннан эш килгән, уйлый-фикерли белгән күпме кешене из-
деләр! Үзен, гаиләсен, туган авылын, милләтен яшәткән кешеләрне юкка чыгардылар. 
Аллаһы Тәгалә, Үзенең кешелеккә булган соңгы мөрәҗәгате белән ахыр илчесен җибәргәч, аның янына иң хәерле кешеләрне җыя: хатыны Хәдичәне, Әбү Бәкер, Гомәр, Госман, Гали, Гайшә һ.б... Әлеге шәхесләр пәйгамбәргә терәк булалар һәм ислам динен офык-кырларга таратуда зур өлеш кертәләр.  
 
Бүген дә,  ил,  милләт,  халык,  дин,  мәгърифәт эше шундый  ирләрдән һәм хатыннардан башка бармый. Һәр эшнең, һәр уңышның нигезендә –  кемнәрнеңдер зур хезмәте, йокысыз төннәре, эчкерсез фидакарьлеге. Казан ханлыгы алынганнан соң, татар мөселман өммәте 500 ел изелеп яшәсә дә, һәр заманда милләтнең үзаңы, иманы өчен көрәшүче ирләр, хатыннар була. Узган гасыр башында гына   да татар галимнәренең күпме хезмәт язганнарын күрәбез. 1905 елда бераз дин иреге бирелгәч, милләт телендә күпме китап, журнал һәм газета чыгарырга өлгергәннәр. 
 
Галим ни эш кылыр, әгәр аның янәшәсендә мал-мөлкәт ияләре булмаса?! Карагыз, татар байлары күпме хезмәт кылганнар. Ырынбурның Каргалы авылыннан чыккан бертуган Хөсәеновлар 100ләп мәчет-мәдрәсә салдырганнар, татарның мәгарифен үстерү өчен көч түккәннәр. Шул ук яклардан чыккан бертуган Рәмиевлар,  Казан байлары Юнысовлар, Апанаевлар һ.б...  
Гомум милләт бурычларыннан  үзебезнең кечкенә мәхәлләләребезгә күчсәк, дин, гыйлем, хәйрия эшендә нинди генә алга китеш булса да, аның башлангычында аерым кешеләр тора. Әлбәттә, һәркайсыбызның өстендә милләткә хезмәт итүче, өммәтне алга этәрүче көч-куәт ияләренең, мал-мөлкәт әһелләренең хаклары бар һәм аларны үтәмәү   аларга золымлык була.
Дингә хезмәт итүче мал-мөлкәт, көч-куәт ияләренең берничә хакын искә алып китик.
 
Рәхмәтле булу
 Әгәр мөселман кемгәдер изгелек кылса, ул Раббысының ризалыгын өмет итә,  ә үзен мактаганнарын көтәргә тиеш түгел. «Изгелек ит тә, суга сал», диелә мәкальдә. Әмма, мөселманга кемдер изгелек кылса, аңа: «Ярый, миннән рәхмәт көтмә инде, Раббың рәхмәтен салыр әле», дип әйтү дөрес түгел. Пәйгамбәребез: «Кешеләргә шөкер итмәгән – Аллаһыга да шөкер итми»,  дигән (Тирмизи җыентыгында). Әгәр Аллаһы бер бәндәсенә ниндидер нигъмәт бирергә теләсә, ул нигъмәтнең аңа ирешү юлын сайлый, сәбәбен һәм сәбәпчесен булдыра. Сиңа Раббыңның нигъмәтен ирештерүчегә шөкер итүең, Раббыңа шөкер кылуың була. Сиңа кемдер файдалы эш кылса, синең ул кешегә рәхмәтле булуың, аны җибәрүче Раббыңа рәхмәтле булуыңны күрсәтә. Ул кешегә рәхмәтсез булуың Аллаһыга рәхмәтсезлегең булып чыга. Шуңа күрә, Аллаһының иң бөек нигъмәте булган хак гыйлемне безгә ирештерүче пәйгамбәрләргә, галимнәргә рәхмәтле булу, аларны ярату – бурычыбыз. Аллаһы биргән гомер нигъмәтен тапшыруда сәбәпче булган ата-ананың ризалыгын алу да Аллаһының ризалыгын алуга сәбәп була. Хәдиснең икенче риваятендә: «Кешеләрнең Аллаһыга күбрәк шөкер иткәне – кешеләргә дә күбрәк шөкер итүче була»,  дип килә (Имам Әхмәт, Тәбарәни риваятьләре).
 
Еш кына, үзебезгә изгелек кылучыларны  белмибез, ул хакта уйламыйбыз  һәм  аларга шөкер итмибез. Адәм баласының бәласе – кешенең йөз изгелеген дә бик тиз оныту, ә бер кимчелеге булса да, хәтердә калдыру. Тормышында бер эш тә кылмаучы гына абынмый. Нәрсәдер эшләргә тырышучылардан гаеп эзләргә, аларның гайбәтләрен сөйләргә яратабыз. Бер журналистның гел бер җитәкчене хурлап язуын күргәч, аңа шалтыратып: «Абый, ул түрәнең игелекле эшләре дә күп бит, ни өчен гел яманлап кына язасың»,   дип сорадым.  Ә ул: «Хәзрәт, федераль акчага кылынган эшне изгелек дип санамыйм, ул аны болай да башкарырга  тиеш»,  дип авызны томалады. Әнә шулай уйлау – тәрбиясезлек, җәмәгать. Никахтан соң,  яшь хатын иренә бер көн тәмле ризык пешерә, бер ай...  Ире: «Рәхмәт яугыры, матурым, синнән дә яхшы хатын юктыр»,  дип шатлана.  Тора-бара ул моңа күнегә: «Пешерсен, аның эше шул!»  Шуның шикелле, ирнең дә еллар дәвамында гаиләсен туйдыруы, акча алып кайтуы – изгелеге түгел, ә бурычына әйләнә. «Алып кайтмый карасын!»  Ә бит Аллаһы да безгә бурычлар йөкли:  көн саен 5 намаз уку, ураза, хаҗ һ.б. Шул ук вакытта, кылган һәр эшебезне уннан алып җиде йөзгә кадәр арттырып,  рәхмәте белән, гамәл дәфтәрен тутыручы фәрештәләргә яздырта. Бер кимчелек кылсаң, гаделлек белән, аны  бер гөнаһ итеп язарга боера. 
 
Пәйгамбәребез: «Әгәр сезгә бер кеше игелек кылса, аңа тиешенчә түләгез. Әгәр түләрлек нәрсә таба алмасагыз, «җитәрлек дәрәҗәдә түләдем» дип белгәнче, аның өчен изге дога кылыгыз»,  дигән (Имам Әхмәт, Әбү Даут риваятьләре).
Ни өчендер бездә шул  тәрбиялелек  юк. Берәү, эшләгәне өчен, вакытында хакын ала, әмма рәхмәте юк. Әгәр дә  хакы вакытында бирелмәсә, яки азрак булып тоелса, шунда ук тәнкыйть, шунда ук гайбәт китә. Еш кына, хезмәтебезне кадерләп бетермәсәләр,  гаделлек эзләргә тотынабыз, Коръәннән –аятьләр, пәйгамбәрнең хәдисләрен  китерәбез. Ә эш бирүче эшебезнең сыйфатын тәнкыйтьләсә, ишетергә дә теләмибез.
 Әлбәттә, гаеп – атта да, тәртәдә дә була, эш бирүче байларның да намуссызлыгы күп гөнаһларга этәрә.  Элек татар авылында байлар һәм аларга ялланган хезмәтчеләр булган. Күп еллар байга ялланып көн күргән бер ярлы, эштән тәмам арып, Аллаһыдан байлык сорап дога кылырга уйлаган. Тәһарәтен алып, намазын укып, кулларын күтәргән дә, җөмләсен тегеләй дә, болай да төзеп карамакчы булган, әмма булдыра алмаган, чөнки аның беркайчан да байлык сораганы булмаган. Шуннан ярлы: «Әй, Раббым, баеган хуҗам баесын, миңа да эш бетмәс әле»,  дигән.  
 
Кадер-хөрмәт күрсәтү 
Милләтенә хезмәт итүче кешеләргә кадер-хөрмәт күрсәтү зарур. Бервакыт, пәйгамбәребез янына Җәрир ибн Габдуллаһ исемле кеше кергән. Ул утырырга урын таба алмагач, пәйгамбәребез чапанын җәеп, шуңа утырырга тәкъдим иткән.
Җәрир чапанны җирдән алып, пәйгамбәргә биргән: «Әй, Аллаһының илчесе, мине ничек хөрмәтләсәң,  Аллаһы да сине хөрмәтләсен»,  дигән. Пәйгамбәребез: «Әгәр сезгә бер халыкның хөрмәтле кешесе килсә, аны хөрмәтләгез»,  дигән (Тәбарәни риваяте). 
 
Пәйгамбәребез төрле халыкларның патшаларын иманга чакырып хатлар язганда, аларга ихтирам белән мөрәҗәгать иткән. «Аллаһының илчесе Мөхәммәт ибн Габдулладан – Румның бөек патшасы Һираклийга...», «Кыйптыйларның бөек патшасы Мокаукыйска...», «Фарсыларның бөек патшасы Хөсрәүгә... »  һ.б.  Хикмәтле пәйгамбәр ул патшаларга  хат  тапшыру өчен күркәм кыяфәтле, зирәк акыллы, җирле телне һәм гадәтләрне белгән иң лаеклы кешеләрне сайлаган.
  
Әгәр пәйгамбәрлек чоры 23 ел булса, шуның беренче 3 елында пәйгамбәребез яшерен дәгъват алып бара, үзен пәйгамбәр итеп игълан кылмый.  Ул кораешләр арасыннан иң гадел, иң хәерле кешеләрне сайлап, бөтен көчен аерым шәхесләр тәрбияләүгә юнәлтә. Нәтиҗәдә, хатыны Хәдичә, аннан кызлары динне кабул итә.  Яшьләрдән, беренче булып, Гали иман китерә, ә ирләрдән Әбү Бәкер иярә. Пәйгамбәребез үз сәхабәләрен дин рухында тәрбияләү өчен,  мәдрәсә буларак, Аркам ибн Әбү Аркамның йортын сайлый.  Әлеге мәдрәсәдән иман нурын җирнең офык-кырларына таратырдай ирләр тәрбияләнеп чыга. 
Кадерле Хәдичәсе иренә таяныч була. Аллаһының илчесе, җаны сызланган вакытларда, нәкъ аның янәшәсендә тынычлык таба. Хәдичә исән булганда да пәйгамбәребез хисләрен яшерми, аны җирләгәч тә, гел искә ала. Гайшә әйтүенчә: «Хәдичәдән көнләшкән кебек, пәйгамбәребез хатыннарының берсеннән дә көнләшмәдем. Гәрчә аны күргәнем булмаса да.  Ул аны гел искә ала иде.  Еш кына, сарык суйгач, аның бер өлешен кисеп,  Хәдичәнең якыннарына җибәрде. Кайвакыт мин аңа, «бу дөньяда Хәдичәдән башка хатын-кызлар юктыр инде»,  дип тә әйтә идем. Ул: «Хәдичәм шундый, шундый иде. Ул миңа балалар тудырды»,  дип сөйли иде» (Бохари җыентыгыннан).
 
Әбү Бәкер, пәйгамбәребезгә һәрвакыт тугры булып калганы өчен Ситдыйкъ, ягъни «тугры» исемен ала. Сөекле пәйгамбәребез сәхабәләренә үзенең тиздән Раббысы янына күчәсен белдергәч, Әбү Бәкер елый. Пәйгамбәр аны юатып: «Әбү Бәкер, елама.  Бар кешеләр арасыннан миңа үзенең дуслыгы һәм малы белән иң тугры булган кеше – Әбү Бәкер. Әгәр өммәтемнән бер кешене иң якын дустым итеп сайларга кирәк булса, мин Әбү Бәкерне сайлар идем»,  ди  (Бохари риваяте).  Гомәр ибн Хаттаб:  «Әбү Бәкер – безнең әфәндебез, арадан иң хәерлебез,  Аллаһының илчесенә иң сөекле булганыбыз»,  ди  (Тирмизи риваяте). 
 
Пәйгамбәребез Госман  ибн  Гаффәнне ярату гына  түгел,  аннан ояла да.  Гайшә тапшырган хәдистә пәйгамбәребез: «Ничек мин
фәрештәләр дә оялган кешедән оялмыйм инде?!» ди (Мөслим риваяте). Табүк сугышы алдыннан, гаскәрне әзерләү өчен, пәйгамбәребез сәхабәләрдән ярдәм сорый. Шулвакыт, Госман 940 дөясен, 60 атын садака итеп бирә. Өстәвенә,  мең динар акча китерә. Пәйгамбәр: «Бу көннән соң Госманга һичнәрсә зарар китермәс»,  дип ике мәртәбә кабатлый.  Шулай итеп, Аллаһы илчесе аны барча кеше алдында зурлый, мактый һәм тагы да изге эшләр кылу өчен гайрәтен күтәрә. «Йә, Аллаһы, Госманнан риза бул, мин аннан риза», дип, изге догасын кыла (Ибн Һишәмнән килә). 
 
Пәйгамбәребез яраткан кызы Рукаяны Госманга кияүгә бирә. Рукая вафат булгач, икенче кызы Өмме Гөлсемне бирә. Өмме Гөлсем дә Раббысы хозурына күчкәч, киявен юатырга тырышып: «Әгәр өченче кызыбыз булса, анысын да сиңа бирер идек»,  ди.
 
Яраткан сәхабәсе Гали ибн Әбү Талибка пәйгамбәребез яраткан кызы Фатыйманы бирә. Галинең Фатыйма өчен мәһәргә бирерлек малы  булмый. Пәйгамбәр, аның иске көбәсен сорап, кызын  никахлаштыра.  Бервакыт, Фатыйма янәшәсендә Галине күрмәгәч: «Гали кайда»,  дип сорый. Фатыйма: «Без бераз әрләшкән идек, ул чыгып китте әле», ди. Пәйгамбәребез аны эзләргә тотына һәм мәчеттә йоклап ятканын күрә. Чапаны төшеп, Галинең өсте тузан белән капланган була. Пәйгамбәр Галинең тузанын кагып: «Тор, Әбү Турап, тор, Әбү Турап (тузан атасы)»,  дип аны уята (Бохари һәм Мөслим риваятьләре). 
 
Ярдәм итү
Әлбәттә, көч-куәт ияләренең дә зәгыйфь яклары була: я сәламәтлеге какшый, яки гаиләсендә тәртип булмый, яисә җан тынычлыгы җитми.  Андый чакта,  көчебез, малыбыз, ихлас киңәш белән ярдәм итәргә бурычлыбыз. 
Кайвакыт,  көч-куәт ияләренең сәрмаялары  кимеп, алар матди ярдәмгә мохтаҗ була. Пәйгамбәребез: «Дин ул – нәсыйхәт (ихласлык, тугрылык)»,  ди. Кешеләр: «Кемгә»,  дип сорыйлар. Пәйгамбәр: «Аллаһыга, Китабына, илчесенә, мөселманнарның имамнарына һәм гомум кешеләренә»,  ди (Мөслим риваяте). 
 Шөкер, бүген дөнья үз капкаларын киң ачты. Без генә, күптән ризык күрмәгән ач кешеләрдәй,  шуңа ташландык. Мәңге туймас нәфесне туендырудан кайчан арынырбыз да, Аллаһы биргән көчебезне чыннан да изге булган эшләргә кайчан юнәлтә башларбыз? 
Йә, Раббым, гасырлар дәверендә милләтебезнең иманы, хәерле тормышы өчен янып-көеп яшәгән кардәшләребездән Үзең разый бул. Исән булганнарына – бәрәкәтле тормыш, киң ризык, тән саулыгы, җан тынычлыгы, хәләл маллар, тәүфыйк-һидаят бир. Мәңгелек сәфәргә юл тотучыларның хаталарын кичереп, каберләрен оҗмах бакчасының бер бакчасы итсәң иде. Үзебезне дә, бала-оныкларыбызны да файдалы бәндәләр итсәң иде. «Ни Аллага, ни бәндәгә» булып, башкалар өчен хәсрәт китереп яшәүләрдән сакласаң иде.
Йосыф ДӘҮЛӘТШИН,
Түбән Кама шәһәре үзәк мәчете 
имам-хатыйбы.
 

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить