Ришвәтчелек кими, диделәр

31.03.2017 14:09 | Вакыйга эзеннән Печать

Ришвәтчелек кими, диделәр
Бу атнада депутатларның ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды. Анда муниципаль район башлыгы Айдар Метшин, башкарма комитет, хокук саклау органнары, шәһәр һәм районның бюджет оешмалары, иҗтимагый совет җитәкчеләре, яшьләр советы әгъзалары катнашты.
 
Хәзерге вакытта республикада ришвәтчелек очракларының кимүе  күзәтелә икән. Айдар Метшин әйтүенчә, 2009-2011 елларда бу проблема белән республикада яшәүче һәр бишенче кеше очрашкан булса, 2013 елга бу күрсәткеч 16 процентка, ә 2014 елда 9,6 процентка кимегән. 
 
Түбән Камада да бу яктан хәл яхшыру ягына таба бара – ришвәтчелек очракларына таргын түбәнкамалылар саны, шулай ук, кимү ягында. Шәһәр прокуроры Фалих Мөстәкыймов та ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләсендә уңай якка үзгәреш барлыгын билгеләп узды. Аның әйтүенчә, 2015 елда ришвәткә кагылышлы закон бозуларның 243 очрагы теркәлгән һәм 250 кеше  дисциплина җаваплылыгына тартылган булса, 2016 елда – 191 закон бозу һәм 97 җаваплылыкка тартылу очрагы теркәлгән.
 
Бу төр җинаятьләрнең күпчелеге ришвәтчелекнең  көнкүреш төренә карый һәм мәгариф, сәламәтлек саклау тармакларына кагылышлы. Муниципаль хезмәткәрләренең коммерция оешмалары идарәсендә катнашуын тыю турындагы таләпләр үтәлмәгән, керемнәр турында тулы булмаган яки дөреслеккә туры килмәгән мәгълүмат бирелгән очраклар да юк түгел икән. 
 
Түбән Кама буенча тикшерү бүлеге җитәкчесе урынбасары Денис Евдокимов әйтүенчә, 2016 елда әлеге бүлек тарафыннан ришвәтчелеккә кагылышлы 122 хәбәр теркәлгән. Барлык мөрәҗәгатьләр буенча тикшерү үткәрелгән һәм барысы буенча да җинаять эше кузгатылу турында карар кабул ителгән. 12 ай эчендә  ришвәтчелеккә кагылышлы җинаять эшләре буенча ачыкланган зыян 28 миллион 609 мең сум тәшкил иткән.
 
Киңәшмәгә йомгак ясап, Айдар Метшин,  ришвәтчелеккә каршы көрәшнең нәтиҗәлелеген тагын да арттыру, бигрәк тә мәгариф һәм сәламәтлек саклау тармакларында  көнкүреш ришвәтчелеген булдырмау чараларын көчәйтергә, гомумән, әлеге юнәлештә профилактик эшчәнлеккә зур әһәмият бирергә кирәклеген ассызыклады.

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить