Сафта да йөрделәр, җырладылар да...

22.02.2017 14:12 | Казарма Печать

Сафта да йөрделәр,  җырладылар да...
Шушы араларда Казан технология университетының Түбән Кама нефть химиясе инжиниринг үзәгендә  студентларның җырлап сафта йөрү бәйгесе үтте. Анда махсус-урта һәм югары уку йортларында укучы егетләрдән – 8,  кызлардан 4 взвод катнашты.
Ике этапта үткән бәйгедә катнашучылар сафта йөрү һәм Калашников автоматын сүтеп җыю буенча ярыштылар. Конкурсантларның чыгышларын бәяләүче мәртәбәле жюрида Бөек Ватан сугышы ветераннары, хәрби комиссариат, район һәм шәһәр ветераннар Советы вәкилләре бар иде.
Нәтиҗәләр түбәндәгечә булды: егетләр арасында беренче урынга – Түбән Кама политехника колледжы, икенче урынга – нефть химиясе һәм нефть эшкәртү колледжы, өченче урынга агропромышленность колледжы студентлары лаек булды. Калашников автоматын сүтеп җыю буенча Андрей Заворохин җиңү яулады. Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү колледжы студенты Булат Саттаров «Иң яхшы взвод командиры» исемен алды.
Кызлар арасында беренче урында – Түбән Кама медицина колледжы, икенчедә – педагогия колледжы, өченче урында – нефть химиясе һәм нефть эшкәртү колледжы студентлары. Автоматны сүтеп җыюда – Марина Романовага тиңнәр булмады, «Иң яхшы взвод командиры» номинациясендә медицина колледжы студенты Гүзәл Баһаветдинова беренчелекне алды.

Еще в этой категории: « Тәвәккәлләр һөнәре

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить