Түбән Кама шәһәр судында ике ир-атны кыйнаган түбәнкамалыга хөкем карары чыгарылды

13.01.2017 14:13 | Суд залыннан Печать

Түбән Кама шәһәр судында ике ир-атны кыйнаган түбәнкамалыга хөкем карары чыгарылды

Әлеге хәл ел ярым элек була.

Өч ир-егет бер төзелеш янында эчеп утыралар. Гауга чыга, шешәдәшләр сугыша башлый. Тикшерүчеләр фаразы буенча,  җинаятьче зыян күрүчеләр аңнарын югалтканчы аяк белән тибеп кыйный. Нәтиҗәдә икесе дә авыр хәлдә хастаханәгә озатыла. Берсе комадан чыкмыйча үлә, икенчесе гомерлеккә инвалид булып кала. Суд карары буенча, җинаятьче алты елын гомуми режимдагы төзәтү колониясендә үткәрәчәк.

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить