Хөкем залыннан качкан 19 яшьлек ир-егет эше судка тапшырылды

25.11.2016 13:58 | Суд залыннан Печать

Хөкем залыннан качкан 19 яшьлек ир-егет эше судка тапшырылды

Исегезгә төшерәбез, әлеге хәл 6 октябрьдә була. Ул көнне Олег Клевещников тугыз елга хөкем ителә. 

Әмма бинадан чыккач, ул кача. Тоткынны  эзләүгә полиция һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре җәлеп ителә. Иртән ир-егет Пробудиловка авылы йортларының берсендә табыла. Билгеләнгән срогына тагын дүрт ел өстәлергә мөмкин. Җаваплылыкка ул көнне эшләгән полиция хезмәткәрләре дә тартылачак. Тикшерү эше бара.

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить