Армиядә – артиллерист, ә бүген – танылган артист

19.02.2016 08:26 | Казарма Печать

Армиядә – артиллерист, ә бүген – танылган артист
   Бу фотолар танылган шәһәрдәшебез тормышындагы истәлекле сәхифәләрне чагылдыра. Моннан 40 елга якын элек төшерелгән иске «любительский» фотоларда – сержант Рахманкулов Совет Армиясендә хезмәт иткән чагында. Ә инде төсле яңасында – «Мунча ташы» татар эстрада миниатюралары театрының нигезен тәшкил итүче-ләрнең берсе булган Рөстәм Рәхманкулны, «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исемгә лаек булуы уңаеннан, республика Президенты Рөстәм Миңнеханов котлый.
Әйе, «Мунча ташы» артисты Рөстәм Рахманкул да, сәламәт булган һәрбер юньле ир-егет кебек, Ватан алдындагы хәрби бурычын үтәгән. 1975 елда ул шәһәребездәге 44нче профессиональ-техник училищены тәмамлап, «химия»нең бутилкаучык заводында аппаратура җиһазларын ремонтлаучы слесарь булып өч ай эшләүгә, армиягә китәр вакыты җитә. Бүген үзе көлеп сөйләгәнчә, иректә аны артык бер көн дә йөртмәгәннәр: 24 октябрьдә унсигез яше тула, ә инде икенче көнне, 25 октябрьдә, шул көздә солдатка китүчеләрнең беренче төркеме белән, Горький (хәзерге Түбән Новгород) өлкәсенең Мулино поселогындагы «учебка»га, ягъни артиллерия өчен сержантлар әзерли торган хәрби мәктәпкә җибәрәләр. Шунда алты ай укыганнан соң, Рахманкуловны Калининград өлкәсендәге артиллерия дивизиясенә озаталар. Һәм солдат тормышының калган ел ярымын калибры 130 миллиметр, ату ераклыгы 28 километр булган М-46 пушкалары дивизионында үткәрә.
– Өйрәнүләр вакытында пушкалар гөрселдәвеннән почти чукракландым, шуннан бирле юньләп ишетмим, – 
дип сөйли бүген Рөстәм, гадәттәгечә, уенып-чынып бергә кушып.
СССРның төрле милләт вәкилләре хезмәт иткән хәрби коллективта (Латвия, Литва, Эстониядән килгәннәр күп булган) татар егете үзен уңай яктан гына таныта. Үз вазифаларын, командование куйган бурычларны җиренә җиткереп үтәгән Рахманкуловны башкаларга үрнәк итеп күрсәтәләр. Спортта, бигрәк тә җиңел атлетика ярышларында гел алдынгы булуы да аның дәрәҗәсен күтәрә (үзе шаяртып әйтмешли, «иң озын буйлы булгач, йөгергәндә беренче килергә туры килә инде»). Армиядә тәмәке тартуын да ташлаган әле ул.
Взвод командиры урынбасары булган, ә хезмәтенең соңгы ярты елында дивизион старшинасы вазифаларын башкарган Рахманкуловны часть командиры армиядә калырга, югары хәрби училищега укырга керергә үгетли. Риза булмагач, командирның аңа хәтере калгандыр, күрә-
сең – Рөстәмгә, берничә иптәше белән бергә, «дембель аккорды» башкарырга туры килә. Армиядә булганнар моның нәрсә икәнен яхшы белә: «дембель»гә кайтып китәр алдыннан, нинди дә булса зур эш кушып, шуны тәмамлагач җибәрү шарты куела. Рахманкуловның «аккорд»ы... кирпечтән туалет төзү була. Тизрәк кайтып китү теләге зур булгач, ул бәдрәфне рекордлы срокта файдалануга тапшыралар. Дөрес, Рөстәм инде Түбән Камага кайтып җиткәннән соң, хәрби частьтә әле «дембель» көнен көтеп ятучы хезмәттәшләре аңа: « Син китүгә, туалет ишелеп төште», – дип хат язалар-язуын. Дөрестерме-юктырмы, кем белгән инде анысын. Бәлки, шаяртканнардыр...
Армиядән кайткач, Рөстәм «химия»дә эшләвен дәвам итә, Этилбензол һәм стирол заводында 10 еллык «вредность» стажын тутырып, су-канализация һәм ташландык суларны чистарту идарәсенә күчә (хәер, исеменә караганда, анысы да артык хуш исле түгелдер инде).
Ә инде Рөстәмнең ничек артист булып китү тарихына килсәк, анысы, мөгаен, каннан килгәндер: әтисенең бертуган апасы Мәрьям Рахманкулова – татарның күренекле җырчысы бит. «Пләмәш»е Рөстәм дә кечкенәдән сәхнәгә тартыла. Түбән Камада ул башта Флүр Гайнемөхәммәтов җитәкчелегендәге «Ләззәт» эстрада ансамблендә җырлап йөри, аннан «Мунча ташы»на күчә. Монда инде аның җырчы гына түгел, комик актер сәләте дә ачылып, чәчәк ата. Анысын бүген үзебезнең  Түбән Камада гына түгел, Татарстанда һәм Россиянең татарлар яши торган башка төбәкләрендә дә тамашачылар яхшы белә.
Сүз уңаеннан, Рөстәм Рахманкул кебек үк, «Мунча ташы» ветераннары булган сәхнәдәшләре Гамил Әсхәдулла һәм Искәндәр Мутиев тә – заманында Совет Армиясе сафларында намус белән хезмәт итеп кайткан ир-егетләр: Гамил – стратегик максаттагы ракета гаскәрләрендә, ә Искәндәр – 
артиллериядә. Шулай булгач, тамашачылар мәхәббәтен казанган бу артистларны чын ирләр бәйрәме булган 23 февраль белән котларга тулы нигез бар. 
Виктор ШАДРИН.

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить