Мәзәкчеләр мәҗлесе

07.12.2015 09:46 | Игътибар: конкурс! Печать

Мәзәкчеләр мәҗлесе
Мәчене өйләндерү
Моннан 10-15 еллар элек, шин заводында эшләгәндә, бервакыт эш урыныннан бераз рейка-штапиклар алып чыгарга тәвәккәлләдем. Киңлеге 1 сантиметр, озынлыгы 1 метр чамасы булган бу рейкалар тәрәзәгә кагарга ярый, дип уйлаган идем инде.
Әмма проходнойдагы сакчы хатын яныннан узарга кирәк бит... Ул хатын, миңа кырыс карашын төбәп, «тә-әк, кулыңда нәрсә ул, күрсәт әле, ни өчен кирәк бу?» – дип төпченә башлады. 
Минем каян башыма килгәндер, борчулы кыяфәт чыгарып, «ни бит, ата мәчебез өйләнеп, өйгә хатын алып кайтты, хәзер үзенең бер урынлы караватына гына сыймыйлар, ике урынлы карават ясарга кирәк...» – дип аңлата башладым.
Моны ишеткәч, минем артта басып торучылар шаркылдап көлергә тотынды. Сакчы хатын да, елмаеп, «ярар инде, алай булгач, яшьләрнең бәхетенә каршы төшеп булмас», - дип, мине шул рейкалар белән уздырып җибәрде.
Фердинанд СИРАҖИЕВ. 
 
«Бәхет» эзләп
Зәйтүнәнең кешеләрне этә-төртә трамвайга йөгерүен күргәч, «моңа ни булган, артына ут капкандай чаба», дип сорады тукталышта туңдырма сатучы Әнисә Зәйтүнәнең күршесе Катядан.
«Әлегә берни дә булмады. Кыш көне килендәше трамвайга йөгергәндә егылып кулын тайдырганмы, сындырганмы һәм шуның өчен әллә 20, әллә 30 мең  сум страховка акчасы  алган.  Моны ишеткән Зәйтүнә, «тун алырлык акча бит», дип, көнләшүеннән чак шартламады. Икенче көнне үк, «бәлки, безгә дә андый бәхет килер», дип, гомерен страховать иткән бу. Шул көннән бирле гел чабып йөри башлады», –  
диде Катя трамвай баскычына сикереп менгән Зәйтүнә ягына ымлап.
Илгиз ХӘЕРКӘЕВ.
 
Төшереп калдырган
Безнең авылда бер укытучы дәрес аңлатканда өстәлдәге китаптан укый да, укучыларга сөйли икән. Тагын күз төшерә дә, дәвам итә – 
җөмләсен җөмләгә, сүзен сүзгә.
Бер мәлне укытучының сөйләгәнен үз китабыннан карап барган укучы малай:
– Абый, абый, «һәм» дигәнне төшереп калдырдыгыз бит! – дигән.
Әмирхан ГАЛӘВЕТДИНОВ.

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить