Конкурска

27.11.2015 10:19 | Игътибар: конкурс! Печать

Конкурска
  Элек үзе дә белмәгән
  Колхозлар таралыр алдыннан профкомга ике путевка килә, санаторийга бару өчен! Уттай кызу эш өсте булган август аенда  колхозчының, ял итим дип, санаторийларга барып йөрер чагы түгел. Эзләп-эзләп тә  кеше таба алмагач, элекке механизатор, 70нең өске ягындагы Гаяз бабайга ялыналар. Гомерендә санаторий дигәненең нәрсә икәнен күрмәгән, белмәгән карт ризалаша.
Беренче генә килүе булса да, рәхәткә тиз күнегә ул. Ашханәдә сөйкемле генә бер ханым Гаязга, «бабай, чәй алып бирегез әле», дип эндәшә. Санаторий кәефе кергән Гаяз аптырап калмый, үзенә елмаеп карап торучы тутырган тавыктай  ханымга: «Ничек инде 80 яше дә тулмаган егеткә халык алдында «бабай» дип әйтә аласыз?! – 
дип, уен-көлке катыш, чәй суза һәм, мактангандай, бар халык ишетерлек итеп, өстәп куя. –  Алайса, тулысы белән әйтегез, бу абзагыз тугыз мәртәбә бабай инде, оныкларым гына да бишәү!» 
Шулвакыт, «Гаяз абзый, бу – санаторий. Монда ирләрнең – хатыннары, ә хатыннарның ирләре юк. Сездән башка беркем дә үзенә ничә яшь икәнен дә, ничә оныгы барын да кычкырып йөрми», – дип кемдер акрын гына эндәшә.   
Караса, Гаяз белән бер колхозда эшләгән, ире кырыкка да җитмичә вафат булгач Чаллыга киткән Фәйрүзә икән.
  «Һай, ник аны элегрәк әйтмәдең соң?» – дип, Гаяз картның шаяртуын чынга алган Фәйрүзә: «Элек үзем дә белми идем шул» – дип җавап бирә,  янәшәсендә басып торучы   пеләш башлы бер ир ягына ымсындыргыч караш ташлап.
  Илгиз ХӘЕРКӘЕВ.
 
   Бала-чага оста хәзер
  Инсаф  Кашапов  «Туган як»ның 20 ноябрь санында оныгының кызыклары турында язды. Аны укыгач,  үзем дә оныкларым турында язарга булдым әле. Чынлап та, замана балалары сүз эзләп кесәгә кермиләр хәзер. Олы оныгым да бәләкәй чакта әллә нинди кызык сүзләр сөйли иде дә, онытылып беткән. Ә кечкенә оныгыма әле 3 кенә яшь, балалар бакчасына йөри. Бәләкәй булса да, телгә оста үзе, бервакытта да сүз эзләп кесәгә керми.  
Беркөнне бакчадан алырга килдем дә моны, юл буйлап сөйләшә-сөйләшә әкрен генә кайтабыз.  «Бүген нәрсә ашаттылар?», дим моңа. «Ашатмадылар», ди бу бер дә исе китми генә. Мин аптырап калдым, ничек инде көне буе бакчада булган сабыйларны ашатмаска кирәк? Үземчә уйлап та куйдым, бәлки су булмагандыр, я утны өзгәннәрдер дә ашарга пешерә алмаганнардыр. Андый очракта ник шалтыратып әйтмәделәр икән соң, бакчадан иртәрәк алган булыр идек.  Оныгыма, ярар, иртәгә бакчага баргач, сорашырмын әле, ни сәбәпле ашатмаганнарын дим.  Ул бик белдекле кыяфәт чыгарып: «Әбием, мин бит инде зур! Кем мине ашатып торсын соң. Мин хәзер үзем дә ашый беләм бит. Ашатканнарын көтеп тормадым, үзем ашадым»,  дип җавап бирмәсенме!..
Икенче юлы ваннага юындырырга керткәч, акыл өйрәтәм оныгыма. «Син инде хәзер зур кыз, чәчләреңне, аякларыңны, алларыңны, артларыңны әйбәтләп ю», дим. Ул ике кулы белән алдын-артын тотты да: «Бүтән җиремне юа алмыйм, минем кулым икәү генә, әбием, башка җирләремне син ю инде», дип тик көлеп тора. Шундый тәмле телле, яраткан оныгымны ничек юындырмыйм ди инде! Юындырдым, билгеле...
Кәүсәрия ШӘЙДУЛЛИНА.
 
Хәерле юл теләгән
 Наҗия апага шәһәрдән кызы белән урыс кияве кунакка кайта. Бик әйбәтләп сый-хөрмәт күрсәтә ул аларга. Инде китәр вакытлары җитеп, күчтәнәчләрен төяп машинага утыргач, саубуллашкан вакытта ул киявенә русча:  «Скатертью дорога!» – дип әйтә. Бу сүзләргә кияү бик нык үпкәли. Юл буе талашып кайталар. Кайткач та әле тавыш озак кына дәвам итә.
Наҗия апа «Юлыгызга ак җәймә»не русчалатып кына әйткән иде, югыйсә...
Инсаф КАШАПОВ.

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить