Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган сәнгатьле уку конкурсының финалы
Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган сәнгатьле уку конкурсының финалы узды. Бәйгенең сайлап алу этабында 202 кеше катнашырга теләк белдергән булса, финалга шуларның 62се генә чыккан. Алар каһарман шагыйрьнең әсәрләрен татар һәм рус телләрендә укыдылар.
Җиңүчеләрне 26 февральдә Халык иҗаты йортында бүләклиячәкләр, шунда ук татар халкының бөек шагыйре, Советлар Союзы герое Муса Җәлилнең юбилеена багышланган зур бәйрәм узачак.
Нет комментариев